Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2021 ел Литва татарлары мәдәнияте һәм тарихы елы булырга мөмкин

Проектны тормышка ашыру өчен тиешле документларны 2020 елның 1 октябренә кадәр әзерләү шарт.

 

Литваның Тарихи һәйкәлләр һәм азатлык өчен көрәш комиссиясе рәисе Арунас Гумуляускас 2021 елны әлеге илдә Литва татарлары мәдәнияте һәм тарихы елы итеп игълан итү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта Мәскәү татарларының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Ике елдан Бөек Литва кенәзлеге башлыгы Гедиминас һәм татарлар арасында килешү төзелүгә 700 ел тулачак. Шулай ук ике елдан Литва татарлары һәм кенәзлек вәкилләренең Тәре йөртүчеләр Орденына каршы көрәшүләренең дә юбилей датасы булачак. 

"Литва татарлары берлеге Литва дәүләтен торгызуда, аның тарихы һәм мәдәнитяенә зур өлеш кертте, үз язмышын Литва белән бәйләде һәм аның тарихының аерылгысыз өлеше булып тора", - диелә проект карарында. 

Проектны тормышка ашыру өчен тиешле документларны 2020 елның 1 октябренә кадәр әзерләү шарт, диелә хәбәрдә. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев