2 августтан Казаннан Истанбулга һәм Прагага авиарейслар ачылачак
Соңгы яңалыклар

2 августтан Казаннан Истанбулга һәм Прагага авиарейслар ачылачак

Билетларны үз маршрутларына Turkish Airlines һәм Smartwings авиакомпанияләре сата башлаячак.

2 августтан Казаннан Истанбулга һәм Прагага самолетлар оча башлаячак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтте.

«Төркия авиалинияләрендә 2 августтан башлап „Казан — Истанбул“ маршрутына билетлар сату ачылды, Smartwings Чехия компаниясе дә 2 августтан Казан һәм Прага арасында авиарейслар ачарга планлаштыра», — диде Дарья Санникова.

Ә Россия буенча 35 юнәлештә очарга була. Мәсәлән, 6 июльдән «Северный ветер» авиакомпаниясе «Казан — Калининград» маршруты буенча даими рейслар ача, ә 4 июльдән Казаннан Геленджикка рейслар ачыла.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев