Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

15 апрельдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә ТР башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм башка продуктларны социаль бәяләр буенча 15 мәйданчыкта сатып ала алачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Сәүдәдә республиканың 22 муниципаль районы һәм агросәнәгать комплексының 19 оешмасы фермерлары катнашачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 6:00 дән 12:00 гә кадәр узачак.

Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен саклау оештырылган, юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителә. Ветеринария хезмәте сатыла торган терлекчелек комплексы продукциясе сыйфатын контрольдә тота. Ярминкәләр 22 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев