Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Юмарт һәм алтын йөрәкле булганыгыз өчен рәхмәт

Аксубайда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутат-хатын-кызларның "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, район җитәкчелеге, "Бердәм Россия" төбәк бүлеге башкарма комитеты һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә "Хыял" социаль приютының попечительлек советы утырышы булды. Приют ачылганнан алып биредә 966 балигъ булмаган бала тернәкләнү узган....

Аксубайда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутат-хатын-кызларның "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, район җитәкчелеге, "Бердәм Россия" төбәк бүлеге башкарма комитеты һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә "Хыял" социаль приютының попечительлек советы утырышы булды.
Приют ачылганнан алып биредә 966 балигъ булмаган бала тернәкләнү узган. Приютның бурычы - балаларга һәм үсмерләргә социаль яраклашуда ярдәм итү. Моның өчен үсмерләрне җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка әзерләү өчен программалар һәм шартлар булдыру кирәк.
- Шуның өчен 2016 елның ноябреннән без "Бергә булдырабыз" республика проектын гамәлгә ашыруга актив керештек, - дип билгеләп үтте утырышта приют директоры Гөлнар Шарашева. - Республика балалары һәм үсмерләре өчен социаль приютларда балаларга мөстәкыйль тормыш алып бару һәм үзбилгеләнеш табу өчен кирәк булган көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирүгә, белем һәм күнекмәләр алуга туры килерлек уңайлы яшәү шартлары булдыру безнең төп максатыбыз булып тора.
Искәртеп үтәбез, "Бергә булдырабыз" Республика проекты ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Төбәк бүлеге тарафыннан якланды.
Пороектның беренче "Үзем булдырам" юнәлеше - ул балаларны һөнәр күнекмәләренә өйрәтү. Әлеге юнәлеш буенча эшне һөнәри яраклашуга тест үткәрүдән башладылар, аны мәшгульлек үзәге белән бергә оештырдылар. Тестлаштырудан күренгәнчә, тәрбияләнүчеләрне нигездә хезмәт күрсәтү, ремонт, техникадан файдалану, иҗат эшчәнлеге, кешеләр белән эшләүгә бәйле һөнәрләр кызыксындыра.
- Балалар һөнәрләр белән якыннан танышсыннар өчен, без төрле оешмаларда булдык, - дип сөйли Гөлнар Кәшәфетдин кызы. - Янгын частендә, ипи пешерү комбинатында, агач эшкәртү предприятиесендә һ.б. җирләрдә. Моннан тыш "Кидспейс" һөнәрләр шәһәренә даими барып торабыз.
Һөнәрләр белән танышудан тыш приют базасында тагын түбәндәге юнәлешләрне кертү карар кылынды. Малайларны агач эшенә өйрәтү максатыннан агач эше остаханәсен оештырдылар. Бүлмә ремонтланган, тәрбияче өчен программа расланган, станок, яндырып рәсем төшерү аппараты, лобзик һәм башка эш кораллары сатып алынган. Остаханә уңышлы гына эшли.
Иҗади сәләтләрне үстерү максатыннан "Селфи" фототүгәрәге эшли. Балалар дөньяны төрле төсләрдә күрү һәм иң якты мизгелләрне фотога төшерү мөмкинлеге алдылар. Санлы фотоаппаратлар, профессиональ камералар, ноутбуклар һ.б. сатып алынган. Бүген фотостудиядә төшерелгән фотоларны үзләштерү өстендә эшлиләр.
Балаларның актерлык осталыкларын үстерү, театрга кызыксыну уяту максатыннан приютта компьютер сыйныфы - анимация студиясе җиһазланган. Дүрт комплект компьютер, вебкамералар, микрофоннар сатып алынган, программалы тәэмин ителү оештырылган, тулаем алганда, мультфильмнар ясау өчен кирәк булган бөтен нәрсә дә бар.
Балаларга әти-әниләре белән күрешеп сөйләшү мөмкинлеге булдыру өчен кунак бүлмәсе җиһазландырылган. Ул шулай ук ата-аналарга хокуки, икътисади, медицина мәсьәләләренә кагылышлы аңлатмалар бирү, психолог белән әңгәмә кору өчен дә хезмәт итә.
Тагын бер әһәмиятле юнәлеш - урамда спорт мәйданчыгы төзелеше. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, балалар приютта булган чорда шулай ук сәламәт тормыш рәвеше алып баруның элементар күнекмәләрен дә үзләштерергә тиеш.
Моннан тыш приютта "Оста куллар" тегү һәм бәйләү түгәрәге эшли. Җепләрдән "Джутовая филигрань", тукыма кисәкләреннән "Кинусайга" кул эшләре ясала, "Агросәгать" һәм "Хуҗабикә" дәресләре бирелә. Приют территориясендәге җир участогында балалар чәчәкләр, яшелчәләр үстерәләр. Үсмерләр үсентеләрне теләп тәрбиялиләр, теплицада күңелләрен биреп эшлиләр.
- Приютка балаларның уңышсыз, асоциаль гаиләләрдән килүләре сер түгел, - диде Татьяна Ларионова. - Кайчакта алар элементар нәрсәләрне дә белмиләр. Монда алар юынырга, тешләрен чистартырга, ятакларын җыештырырга, төс-кыяфәтләрен тәртипкә китерергә өйрәнәләр. Бер сүз белән әйткәндә, үзләренә үзләре хезмәт күрсәтү һәм иҗтимаги-файдалы хезмәт күнекмәләрен үзләштерәләр. Аксубай прюты коллективына һәм җитәкчесенә зур эшләр башкарулары, балаларга карата ягымлы мөнәсәбәттә булганнары, ихлас һәм алтын йөрәкләре өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Кунаклар утырышка кадәр приютта булдылар һәм "Бергә булдырабыз" проектының гамәлгә ашуына бәя бирделәр. Уен, уку, йокы, кунак бүлмәләрен, компьютер сыйныфын, остаханәне, спорт мәйданчыгын карадылар, түгәрәкләр эше белән таныштылар, балаларның һөнәри күнекмәләрне ничек теләп үзләштерүләренә, аларның иҗади активлыгына инандылар. Утырышта проектның тормышка ашуына йомгак ясалды.
- "Бергә булдырабыз" республика проекты исеме - үтә дә символик, - дип ассызыклады Лариса Ларионова. - Димәк, безнең һәрберебез балалар өчен нинди дә булса яхшылык, игелек эшли ала. Приют җитәкчелеге һәм коллективы, район башлыгы, предприятиеләр, оешмалар, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр, изге күңелле кешеләрнең көчен берләштереп, "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру мөмкин булган. Аксубайда ул йөз түгел, ә мең процентка гамәлгә ашкан! Мин приютта бик күп яңалык күрдем - һәр урында, һәр почмакта үзгәреш күзгә бәрелә. Һәр адымда талант, иҗадилык, аерым үзенчәлекле мөнәсәбәт сизелде. Аксубайлылар югары дәрәҗәгә ирешкәннәр, приютка мин алга таба да яуланган үрне югалтмаска һәм уңышлы эшләргә дигән теләкләремне җиткерәм.
Утырышта хөкүмәт, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы адресына, район башлыгы Камил Гилмановка, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудинга, нефть компанияләренә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә булышлыклары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев