Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Юлларны үз хисапларына төзекләндерделәр

Иске Кыязлы авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында җирлек территориясендәге авылларның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы барлык мөһим мәсьәләләр дә тикшерелде. 2017 елда торак пунктлар ихтыяҗлары өчен 268 мең сум (100 процент) үзара салым акчасы җыелган. Республикадан өстәгән акчаны да исәпләп гомуми сумманы Яңа Кыязлы авылы урамнарында юлларны күтәртүгә, Кызыл Тау авылында Гафиятуллин урамына...

Иске Кыязлы авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында җирлек территориясендәге авылларның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы барлык мөһим мәсьәләләр дә тикшерелде.
2017 елда торак пунктлар ихтыяҗлары өчен 268 мең сум (100 процент) үзара салым акчасы җыелган. Республикадан өстәгән акчаны да исәпләп гомуми сумманы Яңа Кыязлы авылы урамнарында юлларны күтәртүгә, Кызыл Тау авылында Гафиятуллин урамына вак таш түшәүгә тотканнар, шулай ук Иске Кыязлы авылында Гагарин, Үзәк, Ленин урамнарына вак таш җәелгән (үзара салым кертелгән өч ел агымында үзәк биләмәдә Сөлчә, Үзәк, Ленин урамнары тәртипкә китерелгән). Авылда, зиратка алып баручы М.Җәлил һәм Тукай урамнарыннан тыш, проблемалы урын калмаган дияргә дә була. Алар белән быел шөгыльләнергә ниятлиләр.
Иске Кыязлыда озак еллар начар торышта булган чишмәне төзекләндергәннәр. Ул авылны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итә. Бүген бу объект авыл кешеләре һәм кунаклар өчен матур ял итү урыны булып тора. Кызыл Тау авылы халкы өчен суэтем башнясы сатып алганнар.
Авыл җирлеге территориясендә берничә фермерлык хуҗалыгы бар. Узган елда "Ә.В. Шакирова" КФХсы 12,5 тонна ит саткан. Шакировлар сөт юнәлешендәге яңа ферма төзергә ниятлиләр; "Рөстәм Әхмәтҗанов" КФХсы 7 тоннадан артык ит саткан, Вәгыйз Яруллин шәхси ярдәмче хуҗалыгы 8 сөтлебикәдән - 16 тонна, Фәнис Сәлахов 6 сыердан 12 тонна сөт саткан.
Кызыл Тау авылы кешесе Фәнис Сәлахов узган ел 8 баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзегән. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, авылда авыл хуҗалыгы производствосын уңышлы алып баруның, күп кенә гаиләләрнең матди дәрәҗәсен күтәрүгә сәләтле республика программаларында катнашуның ачык мисаллары бар. Совет агымдагы елда да әлеге юнәлештә җитди шөгыльләнергә уйлый. Узган елда шәхси секторда мөгезле эре терлекләр баш санының кимүе генә кызганыч. Сыерлар саны шул килеш калган - 151 баш. Хисап чорында авыл җирлеге буенча 250 тонна сөт тапшырылган.
Муниципаль берәмлекнең киңәйтелгән утырышында агымдагы елга планнар билгеләнде. Бу, беренче чиратта, Иске Кыязлы авыл мәдәният йортын ремонтлау, Яңа Кыязлыга кадәр юл салу, шул ук авылда үзара салым акчасы хисабына чишмәне ремонтлау, суэтем башнялары тирәсен койма белән тотып алу, зират территорияләрен рәсмиләштерү.
Утырыш соңында совет эшендә иң актив катнашучы гражданнарны билгеләп үттеләр. Мәгариф тармагы ветераны Минзөфәр Мөдәрисов, социаль хезмәткәр Зәмзәмия Мостафина, китапханәче Мөния Сәгутдинова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев