Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Йомшаклык күрсәтмәскә

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында аның рәисе Камил Гилманов шулай дип билгеләп үтте. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев район территориясендә наркотик средстволарның һәм психоактив матдәләрнең канунсыз әйләнешенә бәйле хәл һәм "Мәк-2017" профилактик операциясен үткәрү нәтиҗәләре турында җиткерде. Ул, агымдагы елның 6 аенда оператив-тикшеренү эшләре барышында...

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында аның рәисе Камил Гилманов шулай дип билгеләп үтте.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев район территориясендә наркотик средстволарның һәм психоактив матдәләрнең канунсыз әйләнешенә бәйле хәл һәм "Мәк-2017" профилактик операциясен үткәрү нәтиҗәләре турында җиткерде. Ул, агымдагы елның 6 аенда оператив-тикшеренү эшләре барышында бер җинаять очрагы ачыкланган һәм җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итте. Наркотик матдәләр саклаган өчен Түбән Кама шәһәре кешесе тоткарланган, эш судка җибәрелгән.

2017 елда полиция хезмәткәрләре инициативасы буенча наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану предметына медицина тикшерүе үтүгә сигез кеше җибәрелгән, шуларның бишесендә наркотик куллану факты ачыкланган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшенә бәйле наркотик кулланган килеш транспорт чарасына идарә иткән бер шофер ачыкланган.

Илнар Камалиев билгеләп үткәнчә, наркотикларның канунсыз әйләнешенә бәйле хәлгә, тулем Татарстан буенча да, район буенча да өлешчә берничә фактор йогынты ясый. Татарстан икътисади яктан үсеш алган, тотрыклы төбәк булып санала. Ул эре транспорт линияләре киселешендә урнашкан, ә бу үз чиратында аны наркобизнес өчен мавыктыргыч итә. Тыелган наркотик средстволар исемлегенә кертелмәгән "яңа наркотиклар" даими пәйда булып тора. Наркотик матдәләрнең социаль челтәрләр һәм Интернет аша таралуы да күзәтелә. Хәзерге вакытта наркотиклар куллану фактын заманча җиһазлар белән тулыландырылган лаборатория шартларында гына ачыклау мөмкин.

- Безнең районда күзәтелгән киндер үстерү фактларын ачыкларга һәм тамырдан юк итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы, наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе Камил Гилманов. - Киндер ташландык авыллар, фермалар территориясендә үсә, җинаятьчеләр исә алардан файдаланырга мөмкин. Полициягә халык һәм авыл җирлекләре башлыклары белән ныклы эш алып барырга кирәк.

Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибе Ратмир Мустафаев халыкның наркотиклар белән авыру динамикасы турында сөйләде.

Факт: 2017 ел башына алкоголизмнан интегүче 49 авыру табибләрнең диспансер күзәтүе астында тора, бер авыру токсикоманиядән иза чигә. Наркотиклар кулланган сигез кеше консультатив күзәтүдә тора.

1 июльгә районда "наркотик средстволарга бәйлелек синдромы" диагнозы белән 10 кеше исәптә тора. Алар арасында балигъ булмаганнар юк.

- Халык арасында алкоголь һәм наркотик куллануга каршы пропаганда даими алып барыла, - диде Ратмир Мустафаев. - Мәктәп укучыларына, студентларга, ата-аналарга лекцияләр укыла, алар белән әңгәмәләр корыла. ММЧ белән бердәм эш җайга салынган.

Авырулар диагнозын иртә ачыклау һәм халыкны сәламәтләндерүгә бәйле тикшерү кабинеты эше, өлкәннәрне һәм балаларны диспансерлаштыру, даими һәм якынча медицина тикшерүләре оештырылган.

Өлкән сыйныф укучыларын һәм студентларны наркотиклар куллану предметына тестлаштырулар үткәрелә. Узган елда 250 үсмер тест тапшырган. Быел, бүгенге көнгә кадәр - 231 укучы.

Гомуми белем бирү оешмаларында психоактив һәм наркотик матдәләр куллануны профилактикалау буенча алып барылган эш турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина җиткерде. Ул балалар бакчасыннан башлап, белем бирү оешмаларында моңа бәйле эшнең ничек җайга салынуы хакында хәбәр итте. Тәрбиячеләр, сыйныф җитәкчеләре, методистлар табибләрне, полиция, прокуратура хезмәткәрләрен чакыртып ата-аналар җыелышлары үткәрәләр. Район башлыгы профилактика эшен тулаем канәгатьләнерлек дип ассызыклады, бер генә балигъ булмаган бала да исәптә тормый, әмма йомшарырга ярамый, дип белдерде.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Владимир Кононов сөйләде. Муниципаль берәмлектә наркотикларга каршы программаны тормышка ашыру буенча программа, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия бүлекчәләре, Аксубай хастаханәсе белән уртак эш планы эшләнгән, наркотикларга каршы комиссия даими эшләп килә. Әлбәттә инде, үсеп килүче буын арасында алкоголизм, тәмәке тарту һәм наркоманияне профилактикалауга аерым игътибар бирелә. Каникуллар вакытында 20 укучы эшкә урнаштырылган. Профилактикалау субъектлары белән бергә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балаларны ачыклау буенча эш алып барыла, аларга максималь ярдәм күрсәтелә.

Комиссия рәисе Камил Гилманов йомгак ясаганча, тулаем районда хәл тотрыклы, шулай да профилактикалау эшен көчәйтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев