Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яшь армиячеләр Россия Герое белән очрашты

Аксубайда "Ватан сакчысы дигән һөнәр бар " Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе кысаларында истәлекле очрашу булды. Чара башланганчыга кадәр Мәдәният йорты фойесында рәсми затлар һәм чакырылган кунаклар яшь армиячеләр штабы, "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" районның балалар һәм үсмерләр оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар. Балалар үзләрен иркен тотып, эшчәнлекләре, уңышлары турында сөйләделәр. Очрашуга бик...

Аксубайда "Ватан сакчысы дигән һөнәр бар " Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе кысаларында истәлекле очрашу булды.
Чара башланганчыга кадәр Мәдәният йорты фойесында рәсми затлар һәм чакырылган кунаклар яшь армиячеләр штабы, "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" районның балалар һәм үсмерләр оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар. Балалар үзләрен иркен тотып, эшчәнлекләре, уңышлары турында сөйләделәр. Очрашуга бик күп яшь кеше җыелды, тамашачылар залында буш урыннар бөтенләй юк иде. Сәхнәдән патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады, ялкынлы биюләр күрсәтелде. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.
- Бүгенге армия - куәтле, һәм анда заманча технологияләр нык үсеш алган, - дип үз фикерен җиткерде чыгыш ясаучы. - Гыйлемле чын Ватан сакчысы булу өчен, үзеңне мәктәп эскәмиясеннән үк армиягә әзерләргә кирәк.
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов булачак солдатларга белем алган, мондый югары исемгә кадәр үткән хезмәт еллары турында сөйләде.
- Офицер булып тумыйлар, - дип ассызыклады ул. - Сезнең яшьтә иң мөһиме - катгый максат кую һәм аңа ирешү.
Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин яшьләргә хәрби белгечлек һәм хәрби белгечлек алыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде.
- Офицерлар - алар аерым хөрмәткә ия кешеләр, - дип билгеләп үтте үз чыгышында хәрби комиссар. - Хәрби булу, димәк намуслылык, батырлык, Ватанга тугрылык кебек сыйфатларны күрсәтә белү. Бүгенге көндә хәрби белгечлек таләп зур булган һәм абруйлы һөнәрләрнең берсе. Дәүләт аларны социаль гарантияләр белән тәэмин итә.
Чыгыш ясаучы Оборона министрлыгының уку биналары эшенә, хәрби профильдәге белем бирү учреждениеләренә укырга кабул итү, уку шартларына, абитуриентларга карата куелган таләпләргә тукталды.
Дмитрий Палаткин чыгышы аудиториядә кызыксыну уятты - очрашуга килгән кызлар хәрби училищега кабул итү шартларын тәгаенләүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Кызлар һәм малайлар хәрби һөнәр серләрен беренче ел үзләштергән - Танк училищесы курсанты Рәмис Төхвәтуллин белән очраштылар һәм аның һөнәри әзерлеккә бәйле фикерен белделәр.
Аксубайның мәртәбәле кунагы - Россия Герое Алексей Кораблев белән очрашу укучыларда аерым тәэсирләр калдырды. Ул Чистайда яши һәм эшли. Ул бәян иткән кыскача тарих очрашуда катнашучыларны тетрәндерде.
Вакытлы хезмәткә чакырылганда туган төбәгенә Россия Герое йолдызы белән кайтасын башына да китерми Алексей. Туксанынчы еллар азагында, 15 гыйнварда разведчиклар төркеме, мотоукчылар взводы белән берлектә, командование заданиесе буенча "икенче чечня кампаниясендә" югарылыкны яулыйлар. Бер һөҗүмнән соң икенче тагын да көчлерәк һәм кискенрәге көтелә. Патроннар бетә башлагач, командир артка чигенергә боерык бирә. Кораблев, иптәшләрен ышыклап, пулеметка каршы ялгызы гына кала. Караңгы төшкәч, үзенекеләр янына юл тота. Көтмәгәндә караңгыда, үзенең төркеменнән калган, авыр яраланган иптәшенә тап була. Ул аны камалыштан алып чыга. Утыз алты сугышчыдан бары тик алтысы гына исән кала.
- Күкрәгемдә балкыган Герой Йолдызы минем генә түгел, барлык иптәшләремнең дә батырлыгын чагылдыра, - дип сүзен йомгаклады Россия Герое.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев