Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ватан сакчыларын котладылар

Ватанны саклаучыларга багышланган бәйрәм концерты төрле яшьтәге тамашачыларны берләштерде. Районның ир-егетләрен район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм белән кайнар котлады. - Бүген чын ир-егетләр бәйрәме. Беренче чиратта хөрмәтле ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, запастагы офицерларны һәм Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче солдатларны ихластан тәбриклим. Россия һәрвакытта да көчле армиясе белән дан тотты! Барыгызга...

Ватанны саклаучыларга багышланган бәйрәм концерты төрле яшьтәге тамашачыларны берләштерде.
Районның ир-егетләрен район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм белән кайнар котлады.
- Бүген чын ир-егетләр бәйрәме. Беренче чиратта хөрмәтле ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, запастагы офицерларны һәм Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче солдатларны ихластан тәбриклим. Россия һәрвакытта да көчле армиясе белән дан тотты! Барыгызга да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим.
Көчле һәм курку белмәс ир-егетләр бәйрәме залда гына түгел, шулай ук сәхнәдә дә буыннарны берләштерде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре патриотик концерт программасы хәзерләгәннәр, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, баянчылар, район Мәдәният йортының рус җырлары вокал төркемнәре, "Денс-тайм" бию ансамбле, үзешчән артистлар, авыл мәдәният учаклары коллективлары һәм аерым башкаручылар үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге өлкәннәр бию ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь булды. Районның Хатын-кызлар советы һәм иҗтимаги совет вәкилләре видео-язма аша ир- егетләрне үзенчәлекле итеп бәйрәм белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев