Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

Төзекләндерүгә – миллион сумнан артык

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге советының хисап утырышында мөһим мәсьәләләр каралды. Авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина елга йомгак ясап, әлеге чорда зур эш күләме башкарылуын ассызыклады. Шул исәптән: Яңа Татар Адәмсуы, Иске Татар Адәмсуы, Түбән Татар Майнасы, Такталы авылларында юллар төзелеше дәвам иткән. Иске Татар Адәмсуы авылында буаны капиталь ремонтлау...

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге советының хисап утырышында мөһим мәсьәләләр каралды.
Авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина елга йомгак ясап, әлеге чорда зур эш күләме башкарылуын ассызыклады. Шул исәптән: Яңа Татар Адәмсуы, Иске Татар Адәмсуы, Түбән Татар Майнасы, Такталы авылларында юллар төзелеше дәвам иткән. Иске Татар Адәмсуы авылында буаны капиталь ремонтлау өчен документлар әзерләнгән, чүплекләр күмелгән. Авыл кешеләре көче белән янгын иминлеге максатлары өчен буалар буылган, үләт базы төзекләндерелгән, җәйге чорда авыл җирлеге территориясендәге авылларда тәртип салынган, алар ямьләндерелгән.
Авыл җирлегенең үзара салым җыю буенча бюджеты бер миллион өч йөз мең сумны тәшкил иткән. Бу акчаны авыл җирлеге чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүгә, субүлгечләр урнаштыруга, Иске Татар Адәмсуы, Түбән Татар Майнасы, Яңа Татар Адәмсуы, Такталы авылларын су белән тәэмин итү өчен дүрт насос сатып алуга, Иске Татар Адәмсуында суүткәргеч челтәрен ремонтлауга тотканнар. Үзара салым акчасына җирлек билгеләнешендәге һәм торак пунктлар чикләрендәге автомобиль юллары ремонтланган, аларга вак таш җәелгән, карт агачларны кисү оештырылган, насослар сатып алынган, чүплекләр күмелгән.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сату буенча шәхси сектор актив эш алып бара. Дәүләткә сөт тапшыру күрсәткечләре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күпкә югары. Төрле юнәлешләр буенча эш алып бару планында агымдагы ел да киеренке булырга охшап тора. 2018 елга Такталыда ФАП төзү, яктырту системасын үзгәртеп кору, административ бинаны тотып алу, торак пунктларны төзекләндерү, буалар булдыру эшләрен дәвам итү планлаштырылган.
Авыл җирлегенең йомгаклау киңәшмәсендә быел 55 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк һәм авыл җирлегенең җәмәгать тормышында актив катнашкан кешеләрне хөрмәтләделәр. Тәнзилә Минаковага, Фәридә Мостафинага, Рузалия Нуруллинага, Хафиз Зариповка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев