"Түбән Баланда-Яңа Александровка-Кәкре Күл" юлын төзү Кәкре Күл авыл җирлеге өчен зур билгеләнешкә ия вакыйга булды. Узган елда Кәкре Күл авыл җирлеге советында территорияне төзекләндерү һәм экологик хәлне сәламәтләндерүгә игътибар бирелгән, тәртип салу эшләре башкарылган. Апрель аеннан июньгә кадәр авылда төзекләндерү һәм санитар торышны яхшырту буенча ике айлык үтте. Халык...
"Түбән Баланда-Яңа Александровка-Кәкре Күл" юлын төзү Кәкре Күл авыл җирлеге өчен зур билгеләнешкә ия вакыйга булды.
Узган елда Кәкре Күл авыл җирлеге советында территорияне төзекләндерү һәм экологик хәлне сәламәтләндерүгә игътибар бирелгән, тәртип салу эшләре башкарылган. Апрель аеннан июньгә кадәр авылда төзекләндерү һәм санитар торышны яхшырту буенча ике айлык үтте. Халык шимбә өмәләрендә актив катнашкан, чүп-чар чыгарылган, урамнар, ишегаллары чистартылган. Кәкре Күлдә ял паркы буласы территорияне төзекләндерүгә бәйле күләмле эшләр башкарылган. Карт агачларны кискәннәр, тамырына кадәр чистартканнар, участокның планировкасын ясаганнар. Санкциясез чүплекләр бетерелгән. Ике ел инде үзара салым акчасы хисабына каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм ташу оештырылып килә. 2016 елда үзара салым акчасына 40 яктырткыч, 600 метр үткәргеч, 2 урам яктырткычларын исәпкә алу җиһазы сатып алынган, 14 ДРЛ лампасы алмаштырылган, тагын өстәмә 20 яктырткыч куелган.
Урамнарны яктыртуга, янгын иминлегенә, суэтем башнясы территориясен, паркны тотып алу өчен төзелеш материаллары сатып алуга, вак таш кертүгә, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруга, урамнарны кардан чистартуга, насосларны ремонтлауга исәпләнгән үзара салым акчасы тулысынча тотылган. Суүткәргеч челтәрләрен ремонтлауга, Түбән Баланданың Җиңү паркында брусчатка җәюгә, Кәкре Күлдә паркны койма белән әйләндереп алуга һәм юлларны төзү һәм аларны тәртиптә тотуга планлаштырылган акча файдаланылмыйча калган.
Иганәчеләр ярдәме хисабына Кәкре Күл мәктәбенә кирәкле җиһазлары белән мотоблок сатып алганнар.
Планлаштырылган бурычлар исәбендә - Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексына капиталь ремонт ясау, ФАПны Кәкре Күл мәктәбе түбәсе астына күчерү, Яңа Александровка авылында урамнарны яктырту, Кәкре Күл зираты коймасын, Түбән Баланда авыл мәдәният йортында электр үткәргечләрен һәм җылыту казанын алмаштыру. Зират җирләрен рәсмиләштерергә, торак пунктлар чикләрендәге кулланылмаган җир участокларын дәүләт милкенә күчерергә. Торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү һәм җыештыру буенча чараларны дәвам итәргә.
Нет комментариев