Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

Туучылар саны үлүчеләр саныннан арткан

Сөнчәле авыл җирлеге эшендә бөтен депутатлар да актив катнаштылар һәм район җитәкчелеге ярдәме белән күп кенә мәсьәләләрне чишү мөмкин булды. Урамнарны яктырту проблемасы чишелгән. Үзара салым программасы ярдәмендә Сөнчәле авылының Яшьләр, Толстой, Маяковский, Ленин урамнарында, Малая урамы буенча үтү һәм төшү юллары өлешчә төзекләндерелгән. Кече Сөнчәле авылында суэтем башнясы сатып...

Сөнчәле авыл җирлеге эшендә бөтен депутатлар да актив катнаштылар һәм район җитәкчелеге ярдәме белән күп кенә мәсьәләләрне чишү мөмкин булды.
Урамнарны яктырту проблемасы чишелгән. Үзара салым программасы ярдәмендә Сөнчәле авылының Яшьләр, Толстой, Маяковский, Ленин урамнарында, Малая урамы буенча үтү һәм төшү юллары өлешчә төзекләндерелгән. Кече Сөнчәле авылында суэтем башнясы сатып алганнар һәм урнаштырганнар. "Ойлэкт" нефть компаниясе һәм дин тотучы булышлыгы белән чиркәүдә җылыту системасын яңадан ясаганнар, газ бирү лимитын чиркәүгә рәсмиләштергәннәр. "Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау" программасы буенча башкарма комитет авыл мәдәният йорты бинасына күчерелгән.
Кече Сөнчәлегә кадәр 4 километр озынлыктагы юл төзелешенә бәйле мәсьәлә ачык кала бирә. Толстой, Яшьләр урамнары буенча суүткәргеч сузарга кирәк. Сөнчәле авыл мәдәният йортына капиталь ремонт таләп ителә. Авария хәлендәге электр баганаларын алмаштыру мәсьәләсе дә шулай ук хәл ителмәгән.
Үзара салым акчасына Кече Сөнчәледә янгын гидранты урнаштырылган. Өч насос сатып алганнар. Акча шулай ук юлларга вак таш түшәү, коены төзекләндерү һәм кышын юлларны тәртиптә тоту өчен дә кулланылган.
Агымдагы елда үзара салым программасы буенча һәр кешедән (референдумда күрсәтелгән затлардан тыш) 500әр сум акча җыярга планлаштыралар. Бу акчаны юлларга вак таш салу, юлларны кышын кардан чистарту, җирлек территориясендә үләннәрне чаптыру һәм урамнарны яктыртуга тотачаклар.
Авылда маллар санын арттырган һәм умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләләр күбәя бара. Хисап елында Николай Крайнов һәм Юрий Михайлов биш баш, Вениамин Малов һәм Петр Щербаков 8 баш мөгезле эре терлек асрау өчен мини-ферма төзелешенә субсидия алган. 2018 елда тагын 4 мини-ферма төзергә планлаштырыла.
Моңа кадәр туучылар саны үлүчеләр саныннан ким була торган иде, ә менә 2017 елда хәл үзгәргән - 3 кеше үлгән, биш бала дөньяга килгән.
- Бары тик бөтен тармакларның һәм, атап әйткәндә, һәр кешенең бердәм эше генә авылларыбызның иминлегенә бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә уңай нәтиҗә бирә, - дип йомгак ясады авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова.
Сөнчәле гомуми белем бирү мәктәбе директоры Владислав Борисов һәм сөт җыючылар Геннадий Карандаев һәм Юрий Уканеев район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев