Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Тукта: коенырга ярамый

Озакка сузылган яңгырлар һәм салкынча һава торышы коену сезоны ачылуны бераз соңартты. Әмма көннәр җылыну белән халык сулыкларга агыла - ял итәләр, балык тоталар, су керәләр. Ә бит һава торышы сулыкларның тиешле дәрәҗәгә кадәр җылынуын тәэмин итәрлек дәрәҗәдә эссе түгел. - Аксубай районында коену өчен санкцияләнгән сулыклар юк. Бу хакта...

Озакка сузылган яңгырлар һәм салкынча һава торышы коену сезоны ачылуны бераз соңартты. Әмма көннәр җылыну белән халык сулыкларга агыла - ял итәләр, балык тоталар, су керәләр. Ә бит һава торышы сулыкларның тиешле дәрәҗәгә кадәр җылынуын тәэмин итәрлек дәрәҗәдә эссе түгел.

- Аксубай районында коену өчен санкцияләнгән сулыклар юк. Бу хакта кисәтүче белдерүләр һәр сулык янында урнаштырылган булырга тиеш. Коткару хезмәтләренең сулыкларга рейдлары һәм патрульлек итүләре оештырылган. Әмма бу чорда кешеләр беренче чиратта суда үзеңне ничек тотуга бәйле катлаулы булмаган кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиешләр, - дип сөйли башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

Сулыкларга аеруча да балалар тартыла. Район коткаручылары искәртә, беренче чиратта, ата-аналарга су объектларында иминлекне тәэмин итү өчен суда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә бәйле балалар белән әңгәмәләр корырга һәм аларны үзләрен генә дә, дуслары белән дә елгаларга ял итәргә яки балык тотарга җибәрмәскә.

- Сулыклар янында гаиләгез белән ял итсәгез дә, балалар һәрчак игътибар үзәгендә булырга тиеш, чөнки сезнең игътибарсызлыгыгыз - бала гомере белән бәяләнергә мөмкин, - дип сөйли районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. - Олыларга исә исерек килеш суга керергә һәм таныш булмаган урыннарда суга чумарга ярамый.

Фото: sovdok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев