Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кертмәү - Аксубайда һаман да кискен проблема булып тора. Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, күпфатирлы йортларда яшәүче кешеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурыч исәбе 1,5 миллионнан артык тәшкил итә. Бурычлылардан - таләп аерым икәнен идарә компаниясе җитәкчесе Равил Гатин да билгеләп үтте: "әгәр бурыч исәбе 5 мең...
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кертмәү - Аксубайда һаман да кискен проблема булып тора.
Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, күпфатирлы йортларда яшәүче кешеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурыч исәбе 1,5 миллионнан артык тәшкил итә.
Бурычлылардан - таләп аерым икәнен идарә компаниясе җитәкчесе Равил Гатин да билгеләп үтте: "әгәр бурыч исәбе 5 мең сумнан артык икән, бурычлы кешене судка бирәчәкләр. Аннары инде суд приставлары бурычлылардан барлык әҗәтләрен түләттерәчәк, моңа суд чыгымнары да кушыла". Түләү кертмәгән кешеләр арасында - Шоссе урамы буенча урнашкан йортларда яшәүче кешеләр. Аларның бурычы - 40-60 мең сумга җиткән.
Шуңа өстәп, массакүләм мәгълүмат чараларында язылганча, хәзер шәхси кредит тарихына торак-коммуналь хезмәтләр һәм мобиль элемтә өчен бурычлар, шулай ук түләнмәгән автомобиль штрафлары да язылачак. Бу мәгълүматлар банк хезмәткәрләре тарафыннан кредит биргәндә исәпкә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев