Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Түгәрәк өстәл“ артында

"Хыял" социаль приютында "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында "түгәрәк өстәл" артында чираттагы очрашу булды. Эшлекле әңгәмәдә район хезмәтләре вәкилләре, шулай ук приютның попечительлек советы катнашты. Көн кадагындагы төп мәсьәләләрнең берсе - социаль учреждениедә тәрбияләнүче балаларны өстәмә белем алуга, спорт һәм мәдәни чараларга җәлеп итү. - Соңгы вакытта балаларның һәм яшүсмерләрнең спорт,...

"Хыял" социаль приютында "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында "түгәрәк өстәл" артында чираттагы очрашу булды.

Эшлекле әңгәмәдә район хезмәтләре вәкилләре, шулай ук приютның попечительлек советы катнашты. Көн кадагындагы төп мәсьәләләрнең берсе - социаль учреждениедә тәрбияләнүче балаларны өстәмә белем алуга, спорт һәм мәдәни чараларга җәлеп итү.
- Соңгы вакытта балаларның һәм яшүсмерләрнең спорт, иҗат юнәлешләре буенча үсеш алу өчен мөмкинлекләре күбәйде, - дип ассызыклады үзенең чыгышында районның мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Тәрбияләнүчеләр, район үзәгенең белем бирү учреждениеләрендә белем алып, мәктәп эшләрендә, сыйныфтан тыш чараларда актив катнашалар. Бу тәрбия процессына уңай йогынты ясый.
Шулай ук Гөлнур Идиятова башкарма комитетның 2017-2018 уку елында "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр өчен мәктәпләрдә ике тапкыр ашату оештырылуы турындагы карарын да билгеләп үтте.
"Хыял" приюты педиатры Лилия Саматова балаларның физик үсеше мәсьәләләренә тукталды.
- Балаларның сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирергә кирәк, - дип ассызыклады ул. - Профилактика, сәламәт яшәү рәвешен алып бару бик мөһим. Моның өчен йөзү - менә дигән. Яшүсмерләрне "Дельфин" йөзү бассейнында шөгыльләнүләргә актив җәлеп итәргә кирәк.
Район Мәдәният йорты директоры урынбасары Наталья Егорова Мәдәният йортының балалар белән иҗат юнәлешләре буенча эшләвен билгеләп үтте. Шуңа өстәп - монда вокал буенча яңа студия ачыла.
Очрашуда икътисад турында да сөйләделәр. "Түгәрәк өстәл" эшендә катнашучы попечительлек советы "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру өчен кулланылган акчалар турында сөйләде - аларның күләме 400 меңгә якын. Шулай ук алар проектны алга таба да тормышка ашыру өчен иганәчеләрне җәлеп итү буенча эшләрне дәвам итәргә карар кылдылар. "Хыял" приюты директоры Гөлнар Шарашева барлык катнашучыларга учреждениедә тәрбияләнүчеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев