Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Татарстан белән бергә кайгырабыз

Коточкыч фаҗига булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән якшәмбе Татарстанда Матәм көне итеп игълан ителде. Республикада барлык дәүләт әләмнәре төшерелде, барлык күңел ачу чаралары кичектерелде, шул исәптән Аксубай районы Сабан туе да. Төнге 12 сәгать 37 минутта Зәйдән Әлмәт юнәлешенә таба хәрәкәт иткәндә юлда "Неоплан" пассажир автобусы...

Коточкыч фаҗига булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән якшәмбе Татарстанда Матәм көне итеп игълан ителде. Республикада барлык дәүләт әләмнәре төшерелде, барлык күңел ачу чаралары кичектерелде, шул исәптән Аксубай районы Сабан туе да.

Төнге 12 сәгать 37 минутта Зәйдән Әлмәт юнәлешенә таба хәрәкәт иткәндә юлда "Неоплан" пассажир автобусы һәм "КАМаз" йөк автомобиле бәрелешә. Соңгы мәгълүматларга караганда, автобус һәм авыр йөк машинасы бәрелешү сәбәпле 14 кеше һәлак булган, тагын 15е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
- Без "Самара-Ижевск" шәһәрара автобусы пассажирлары һәлак булу сәбәпле авыр хәсрәт кичерәбез. Кешеләр һәлак булды, шул исәптән балалар да. Бу - фаҗига, бу - әче әрнү, бу - татарстанлыларның күп гаиләләре өчен зур кайгы. Безнең күп милләтле районыбыз республика белән бергә сыкрана, - дип белдерде Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев