Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сукбай этләр

Ел символы булган дүрт аяклы дусларыбызның "туй чоры" башланды. Кешеләрдән килгән хәбәрләрдән билгеле булганча, алар төркемләп җыелып, урамнар буйлап йөриләр. Җәяүлеләр, бигрәк тә балалар өчен җитди куркыныч тудыралар. Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елда хайваннар тешләгән 54 очрак теркәлгән. 21 очракта - йорт хайваннары, 28 очракта сукбай этләр тешләгән, калган...

Ел символы булган дүрт аяклы дусларыбызның "туй чоры" башланды.
Кешеләрдән килгән хәбәрләрдән билгеле булганча, алар төркемләп җыелып, урамнар буйлап йөриләр. Җәяүлеләр, бигрәк тә балалар өчен җитди куркыныч тудыралар.
Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елда хайваннар тешләгән 54 очрак теркәлгән. 21 очракта - йорт хайваннары, 28 очракта сукбай этләр тешләгән, калган очракларда кыргый хайваннар зыян салган.
Ел башыннан Идарә өч тешләү очрагын теркәгән - Саврушта, Аксубайда һәм Такталыда. Кешеләр сукбай этләр тешләүдән зыян күргән. Шунысы яхшы, зыян күрүчеләр арасында балалар юк.
Аксубайлылар куркыныч хәлләрне кисәтү чараларын шәхсән үзләре күрә алалар. Моның өчен "Халык контроле" системасы аша "Хуҗасыз этләр" категориясен сайлап, хайваннарны аулау кирәклеге хакында белдерү калдыру да җитә. "Халык контроле"нә гариза тапшыру өчен сукбай этләрне фотога төшерергә кирәк. Моны ерак аралыктан башкару хәерле, шулай эшләгәндә аларның кешеләргә куркыныч янавын исбатлап булачак. Моннан тыш, сукбай хайваннар турында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетына хәбәр итәргә. Хакимият шулай ук гражданнарга этләрне бәйдә тотарга киңәш итә. Чөнки кайчакта, хуҗасы өчен тыныч, тыңлаучан булып күренгән этләр, капка астыннан чыгып, үтеп баручыларга ташланалар.
- Этләр нәкъ менә хуҗалары гаебе белән сукбайга әйләнәләр. Ә алар өчен хуҗалары җаваплы, - ди Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев