Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сөт табыш китерергә тиеш

Районда шәхси йортлардан сөт җыючылар белән актуаль мәсьәлә буенча киңәшмә үтте. Очрашуны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов белән бергә үткәрде. Сөйләшү нигездә сөт җыючыларның эшен активлаштыру, республика буенча сөт базарында килеп туган катлаулы хәл, район халкыннан җыелган сөткә сатып алу бәясен тотрыкландыру һәм тапшырылган сөт өчен...

Районда шәхси йортлардан сөт җыючылар белән актуаль мәсьәлә буенча киңәшмә үтте.
Очрашуны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов белән бергә үткәрде. Сөйләшү нигездә сөт җыючыларның эшен активлаштыру, республика буенча сөт базарында килеп туган катлаулы хәл, район халкыннан җыелган сөткә сатып алу бәясен тотрыкландыру һәм тапшырылган сөт өчен түләү хакында барды.
- Шәхси сектордан сөт сатып алу тотрыклы табыш китерә торган эш булырга тиеш, - дип ассызыкланды киңәшмәдә.
Район кешеләренең шәхси хуҗалыкларында 4000нән артык сыер асрала. 2018 елның гыйнварендә шәхси сектордан сөт җыю өлеше 11 тоннага якын тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 600 килограммга күбрәк.
Сөт тапшыру авыл гаиләләренең күпчелеге өчен - гаилә бюджетына кергән күләмле табыш. Кайбер кешеләр нәкъ менә шул максатларда хуҗалыкларында берничә сөтлебикә асрыйлар да. Озак еллар дәвамында сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар арасында эшлекле һәм ышанычлы мөнәсәбәт урнашкан.
- Сөт җыючыларга авыл кешеләре белән партнерлык җепләрен, йөкләнелгән бурычларны намуслы үтәп һәм тапшырылган сөт өчен төгәл исәп-хисап ясап, алга таба да өзмәскә кирәк, - дип ассызыклады киңәшмәдә Илшат Заһидуллин.
Яңа Ибрай авыл җирлеге халкы шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыру буенча ничә ай дәвамында лидерлыкны тота. Бу көннәрдә алар мең килограммнан күбрәк сөт тапшыралар, бу узган елның гыйнвар азагы белән чагыштырганда күпкә артык. Карасу авыл җирелегендә яшәүчеләр һәр көнне - 900 килограмм, Иске Ибрай авыл җирлеге халкы 850 килограмм сөт тапшыра. Шулай ук Савруш, Урмандеево, Сөнчәле, Иске Үзи авыл җирлекләре сөт җыючыларының да күрсәткечләре әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев