Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару уңаеннан

Аксубайда Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруның 29 еллыгын билгеләп үттеләр. Тугыз елга сузылган Әфган сугышы Совет армиясенең меңләгән солдаты һәм офицерының гомерен өзде. Әлеге сугышта 89 аксубайлы катнашты. Җиде якташыбыз, үзләрен уяу һәм тәҗрибәле хәрбиләр итеп күрсәтеп, яу кырыннан кайта алмады, дистәләгән солдат сугышчан батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән...

Аксубайда Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруның 29 еллыгын билгеләп үттеләр.
Тугыз елга сузылган Әфган сугышы Совет армиясенең меңләгән солдаты һәм офицерының гомерен өзде. Әлеге сугышта 89 аксубайлы катнашты. Җиде якташыбыз, үзләрен уяу һәм тәҗрибәле хәрбиләр итеп күрсәтеп, яу кырыннан кайта алмады, дистәләгән солдат сугышчан батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Совет гаскәрләрен чыгару көнендә районның төрле почмакларыннан сугышчы-интернационалистлар күптәнге йола буенча һәлак булган иптәшләрен хөрмәтләп искә алу һәм аларның исемнәре язылган мәрмәр плитә итәгенә чәчәкләр салу өчен җыелдылар. Митингта, сугышта катнашучыларга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан аксубайлылар - мәктәп укучылары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп һәм яшьләр иҗтимаги оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Митингны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты. Календарьдәге тарихи датаны искә төшереп, ул Әфган сугышының совет халкына нинди бәягә төшүен билгеләп үтте.
- Катнашучыларның барысына да чиксез рәхмәт белдерәм, сез үз бурычыгызны намуслы үтәдегез, - дип билгеләп үтте Сергей Александров. - Сез үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, иптәшләрегезне югалттыгыз. Әфганстан сугышы совет солдатлары өчен авыр сынау булды. Без сезнең батырлыкларыгызны онытмыйбыз, һәлак булганнарны хөрмәт белән искә алабыз.
Сугышчы-интернационалистларны ГСВГ ветераннарының төбәк берләшмәсе рәисе - отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов та котлады.
- Совет гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән контингент сугышчылары сугышта оттырмадылар, алар тынычлык урнаштырдылар. Совет сугышчылары Әфган сугышында үзләренең сугышчан, оештыра белү осталыкларын һәм хәрби вакыйгаларның уңыш нигезенә әверелгән югары әхлаки-хәрби сыйфатларын күрсәттеләр, - дип билгеләп үтте генерал. Әфганстан сугышы һәм башка локаль сугышлар ветераннары советы рәисе Владимир Крайнов, сугышчы-интернационалистларга иң мөһиме - сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләп, аларны ихластан котлады.
Һәлак булган сугышчыларга дан җырлап һәм Әфганстан ветераннарын хөрмәтләп, мәктәп укучылары әдәби композиция тәкъдим иттеләр.
Шул көннәрдә редакциядә булып киткән Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин сугышчы-интернационалистларга үзенең котлауларын җиткерде.
- Ватан сакчысы дигән төшенчә Россиядә һәрвакыт горур яңгырады һәм яңгыраячак. Батырлыкларыгыз, курку белмәс йөрәгегез өчен зур рәхмәт сезгә, сугышчы-интернационалистлар! Без бүген сезнең белән чын-чынлап горурланабыз!
Митингка җыелучылар Әфганстан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аларның исемнәре язылган мәрмәр плитә һәм мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев