Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Социаль иминият хисабына ярдәм

Эш урынында иминлекне тәэмин итү өчен предприятиенең һәрвакытта да мөмкинлеге җитәрлек түгел. Әмма хәлдән чыгу юлы бар. Монда Социаль иминият фонды ярдәмгә килә ала. Ни рәвешле - бу хакта Социаль иминият фондының Аксубай филиалы вәкиле Миңсылу Сафина аңлатма бирә. - Иминиятләүче барлык эш бирүчеләр өчен дә мәҗбүри булган хезмәткәрләрнең эш...

Эш урынында иминлекне тәэмин итү өчен предприятиенең һәрвакытта да мөмкинлеге җитәрлек түгел.
Әмма хәлдән чыгу юлы бар. Монда Социаль иминият фонды ярдәмгә килә ала. Ни рәвешле - бу хакта Социаль иминият фондының Аксубай филиалы вәкиле Миңсылу Сафина аңлатма бирә.
- Иминиятләүче барлык эш бирүчеләр өчен дә мәҗбүри булган хезмәткәрләрнең эш урынында имгәнүләргә дучар булуларын профилактикалауга кагылышлы чараларны финанслауны РФ Социаль иминият фонды хисабына производствода бәхетсезлек очракларыннан, һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кертемнәре суммасының 20 проценты күләмендә гамәлгә ашыра ала. Кисәтү чараларын финанс яктан тәэмин итү зыянлы яки куркынычлы производство факторлары булган эш белән мәшгуль эшчеләрне санитария-курортларда дәвалау һәм хезмәтчәннәрнең эш урынында имгәнү алуларын һәм һөнәри авыруларга дучар булуларын киметүгә бәйле кисәтү чараларын финанслау Кагыйдәләренә нигезләнеп тормышка ашырыла. Атап әйткәндә, хезмәт шартларына махсус бәя бирүләр үткәрү чыгымнары, куркыныч һәм зарарлы факторларны киметү, аерым категория эшчеләрне хезмәтне саклау буенча укыту, шәхси саклану чаралары сатып алу, эшчеләрнең дәвалау-профилактик туклануын тәэмин итү һ.б. чыгымнар, финанс тәэмин итү Кагыйдәләренә нигезләнеп, иминият кертемнәре хисабына башкарыла.
- Миңсылу Шәмсетдин кызы, Аксубай оешмаларын бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминият средстволары хисабына финанслау мисалларын китерә аласызмы?
- Шуннан башларга кирәк, 2014 елда 58 иминиятче 264300 сумлык финанслау алды. Шуларның 57се - бюджет белем бирү учреждениеләре - финанслау 204300 сум тәшкил итте. 2015 елда ике иминиятче 257000 сумлык финанс ярдәме алды. Шул исәптән берсе бюджет учреждениесе - Аксубай үзәк хастаханәсе (34300), "Аксу Агро" ҖЧҖ (262000 сум). Быел бер иминиятче - "Аксу Агро" агрофирмасы 294800 сумлык финанс ярдәме алды.
Иминиятчеләр тулырак мәгълүмат алу һәм кисәтү чараларын финанс яктан тәэмин итү турындагы гариза белән РФ Социаль иминият фондының Аксубай филиалына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев