Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сәнгать мәктәбе әниләрне котлады

Әниләр көнендә район Мәдәният йортында зур концерт булды. Аны бәйрәм гаеплеләренә Аксубай балалар сәнгать мәктәбе бүләк итте. Район башлыгы Камил Гилманов район әниләренә иң җылы теләкләрен җиткерде. -Хатын-кыз-әниләр үзләренең чиксез яратулары белән күңелләрне җылыталар, көч бирәләр, игелекле эш-гамәлләргә рухландыралар, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Бүген мин дә үземнең...

Әниләр көнендә район Мәдәният йортында зур концерт булды.
Аны бәйрәм гаеплеләренә Аксубай балалар сәнгать мәктәбе бүләк итте. Район башлыгы Камил Гилманов район әниләренә иң җылы теләкләрен җиткерде.
-Хатын-кыз-әниләр үзләренең чиксез яратулары белән күңелләрне җылыталар, көч бирәләр, игелекле эш-гамәлләргә рухландыралар, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Бүген мин дә үземнең 91 яшьлек әниемне бәйрәм белән котладым, һәрберебезнең әнисенә булган хис-тойгыларын сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Әниләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз, алар һәр көнне безнең игътибар һәм хөрмәтебезне тоеп яшәргә тиеш.
Дөрестән дә, бу көнне тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде - балалары, оныклары чыгышын карарга кеше күп җыелды. Концертны укытучы Владимир Лосюгинда дәресләр алган гитарачылар триосы ачты. Аннан соң, бер-берсен алмаштырып, иҗат мәктәбенең сәнгать төркемнәре чыгыш ясадылар. Бәйрәм концерты вокаль, бию ансамбльләре, җырчылар, саксафончылар, гитарада уйнаучылар, баянчылар чыгышлары белән үрелеп барды. Һәр номер яраткан әниләргә һәм әбиләргә багышланды. Концерт өч сәгать дәвам итте, сәхнә түренә чыккан сәләтле беренче сыйныф укучылары исәбе генә дә җитмештән артты.
Төрле сыйныфларда белем алучы ике йөздән артык укучы һәм сәнгать мәктәбе укытучылары үзләре сәхнәдән әниләргә мәдхия җырладылар. Аксубай әниләрен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рамил Хәйруллин котлады.
Бәйрәм соңында укучылар үзләренең икенче әниләре - укытучыларына чәчәкләр бүләк иттеләр.
Сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, әниләрне котлап, сәләтле бала - ул уңышлы сәнгать мәктәбе-бала-гаилә иҗат триосы, дип билгеләп үтте. Әниләргә түземлекләре, балаларны дәртләндереп, көч биреп торганнары өчен рәхмәт әйтте. Балаларга да, әниләргә дә бәхет, күтәренке рух, хыялларның тормышка ашуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев