Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Үсмерләрне эшкә урнаштыралар

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каникуллар вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча актив эш алып бара. Ел башыннан бюджет оешмаларына 92 укучы ярдәмче эшчеләр итеп урнаштырылды. Нигездә, болар аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче бер балалар, алар арасында социаль приютта тәрбияләнүче бала да бар. "Мәктәп...

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каникуллар вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча актив эш алып бара.

Ел башыннан бюджет оешмаларына 92 укучы ярдәмче эшчеләр итеп урнаштырылды. Нигездә, болар аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче бер балалар, алар арасында социаль приютта тәрбияләнүче бала да бар. "Мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру - ул акча эшләү мөмкинлеге генә түгел. Барыннан да бигрәк, бу балага акрынлап олы тормышка аяк басарга, җаваплылык хисен тоярга ярдәм итә, үз-үзенә ышаныч тудыра, - дип билгеләп үтте мәшгульлек үзәгенең җитәкче инспекторы Венера Стоянова. - Балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруда ярдәм итүнең төп бурычы - аларны эшкә өйрәтү, һөнәри осталык серләренә төшендерү, хезмәт эшчәнлегенә яраклаштыру. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте балигъ булмаган гражданнарны һөнәри белем һәм күнекмәләр таләп ителмәгән җиңел хезмәтләргә генә урнаштыра".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев