Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Шәхси секторда – техник карау

Районда 3ннән 31нче майга кадәр тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрелә. - ТР Дәүләт техник күзәтчелекнең Аксубай районы буенча бүлегендә шәхси затларның бер меңнән артык берәмлек техникасы теркәлгән, - дип аңлатма бирде бүлек җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. - Барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар техник карауга тәкъдим ителергә тиеш. 2016 елның...

Районда 3ннән 31нче майга кадәр тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрелә.

- ТР Дәүләт техник күзәтчелекнең Аксубай районы буенча бүлегендә шәхси затларның бер меңнән артык берәмлек техникасы теркәлгән, - дип аңлатма бирде бүлек җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. - Барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар техник карауга тәкъдим ителергә тиеш. 2016 елның техник карау йомгакларыннан күренгәнчә, хуҗалар тагылмаларның техник торышына тиешле игътибар бирмиләр. Тракторлар да, аларның тагылмалары да бер дәрәҗәдә юл хәрәкәте катнашучылары булып торалар һәм аларга карата иминлек таләпләре дә бер үк. Республикада тагылмалы үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт фаҗигалары очраклары теркәлгән. Бәхеткә, безнең районда - юк.

Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән машиналарга техник карау үткәрү барлык юридик һәм физик затларга да мәҗбүри. Машина төзек булмаган яки ул озак вакыт сакланышта торган очракта, аның хуҗасы, әзерлек датасын күрсәтеп, техник карауны күчерү турында Гостехнадзор инспекциясенә язмача гариза тәкъдим итәргә, үткәрү көнен билгеләп, теркәү турындагы таныклыкны һәм дәүләт билгесен тапшырырга тиеш. Иминлек кагыйдәләрен үтәүгә нигезләнеп, техник карау узмаган машиналарга идарә итү тыела.

Шәхси тракторлары булган кайбер хуҗалар техник карау узудан качарга омтылалар. Хәтта аларны исәпкә куюны кирәк дип санамаучылар да бар. Мондый шартларда авыл урамнарында, район билгеләнешендәге юлларда хәрәкәт иминлеген саклау бик катлаулы.

Техник карау урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән.

Авыл җирлекләрендә ул шундый график буенча үтә:

3 майда - Савруш һәм Урмандеево.

4 майда - Иске Ильдеряк, Иске Кармәт.

5 майда - Иске Татар Адәмсуы, Емелькино.

10 майда - Яңа Аксубай, Иске Тимошкино.

11 майда - Беловка, Иске Үзи, Иске Кыязлы.

15 майда - Иске Ибрай, Яңа Ибрай.

16 майда - Яңа Кармәт, Кәкре Күл, Карасу.

17 майда - Шәрбән, Трудолюбово.

18 майда - Сөнчәле һәм Мюд авыл җирлекләрендә.

Аксубайда 10ннан 31нче майга кадәр сәгать 10:00 нан башлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев