Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сөенечле хәбәр

Ана капиталын хәзер айлык түләүләргә юнәлтергә мөмкин. ПФР идарәсенең Аксубай районындагы бүлек җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева хәбәр иткәнчә, ана капиталын алу һәм куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән. 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, "Ана капиталы" 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, "капитал"ны мәктәпкәчә белем алуга...

Ана капиталын хәзер айлык түләүләргә юнәлтергә мөмкин.
ПФР идарәсенең Аксубай районындагы бүлек җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева хәбәр иткәнчә, ана капиталын алу һәм куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән. 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, "Ана капиталы" 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, "капитал"ны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына һәм соңгысы - 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, "Ана капиталы"н бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла. Бу - Татарстанда кеше башына 13713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына. Түләүләр күләме узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы күләменә тигез булачак.
- Мисалга, 2018 елда түләүләр билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә, аның күләме балалар өчен 2017 елның икенче кварталындагы яшәү минимумына тиң булачак, - дип аңлатты белгеч. - Шуны ассызыкларга кирәк, пособие бер елга билгеләнә. Аннан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк. Шулай ук пособие алуны срогыннан алда туктатырга һәм ана капиталының калган суммасын исә кирәк вакытта алырга мөмкин. Гаризаларны ПФР идарәсенә яки Күпфункцияле үзәк аша тапшырыра була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев