Рәсми мохиттә – крестьяннар проблемасы хакында
Рәсми

Рәсми мохиттә – крестьяннар проблемасы хакында

Атна дәвамында районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мониторингы буенча төркем эшләде.

Алар салада эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләрен өйрәнеп, хуҗалык итү эшчәнлегендәге проблемалы моментларны билгеләп, авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар үткәрделәр. Эш төркеме авыл кешеләре күтәргән барлык мәсьәләләрне һәм тәкъдимнәрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җәббаров, "Терлекчелектә баш дәүләт авыл хуҗалыгы нәсел эше идарәсе" КУ җитәкчесе Илдар Закиров, район башлыгы Камил Гилманов, район УСХиП идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов катнашындагы киңәшмәдә тикшерүгә кертте.

Очрашу темасы ике як өчен дә актуаль һәм көн кадагындагы мәсьәлә (авылдагы тормышны ничек яхшырак итәргә соң?) булганга, киңәшмә дискуссия мизгелләрен дә үз эченә алып, җанлы, эшлекле мохиттә үтте.

Район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов чыгышыннан күренгәнчә, соңгы елларда шәхси секторда терлекләр саны күзгә күренеп арткан. Хуҗалык алып бару авыл кешеләренең күпчелеге өчен гаилә бюджетына яхшы табыш булып тора һәм ул авыл кешеләренең шәхси хуҗалыгында малларның үрчүе белән арта бара. Бүгенге көндә районда утызга якын крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

- Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре авылда хуҗалык итүнең кече формалары белән үзара хезмәттәшлек итәләр, авыл хуҗалыгының терлекчелек, игенчелек, механикалаштыру тармакларын алып баруга бәйле мәсьәләләр буенча аңлатма бирү хезмәтләре күрсәтелә, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. - Төрле бәйгеләрдә, проектларда һәм грантларда катнашу өчен норматив документлар бергәләп әзерләнә.

Киңәшмәдә катнашучылар авыл кешеләре бәян иткән һәр тәкъдимне, күтәргән һәр мәсьәләне анализладылар. Атап әйткәндә, терлек асрауга кагылышлысын - мини-фермалар төзүгә, кош-корт (күркә, үрдәк, бройлер чебиләре) сатып алуга киткән чыгымнарның да финанслау лимитын арттыру тәкъдимен.

Шулай ук терлекчелек продукциясен сату мәсьәләсенә дә тукталдылар, шул исәптән эшкәртүгә сөт тапшыру, 2017 елда сыер асраучыларга сөт саву аппаратлары бәясенең 40 процентын кире кайтару программасын яңарту, бияләргә азык сатып алуга субсидияләр бүлеп бирү һәм башкалар.

Район башлыгы Камил Гилманов, киңәшмәгә йомгак ясап, салада кече эшмәкәрлекне үстерү буенча районда күп эшләнде һәм эшләнә, дип билгеләп үтте.

- Соңгы елларда авыл кешеләре җитештергән продукция күләменең арту тенденциясе күзәтелә, шулай ук терлекләр баш саны да үрчи, - дип ассызыклады ул. - Алга таба да бу юнәлештә үсеш алу өчен мөмкинлекләр бар һәм без алардан файдаланачакбыз. Иң мөһиме җирдә эшләргә теләге булган кешеләребез бар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре безнең райондагы хуҗалык итүнең кече формалары эшенә уңай бәя бирделәр. Шәхси хуҗалыкларга, КФХларга ярдәм итү программалары алга таба да эшләячәк, ә инде авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнергә ният кылган булдыклы хезмәтчәннәр өчен министрлыклар ишекләре һәрвакыт ачык, дип ассызыкладылар алар.


Нет комментариев