Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Россия Кораллы көчләре сафлары тулыланды

Кояшлы апрель иртәсендә Аксубайдан ун яшь егет Татвоенкоматның җыелма пунктына юл алды. Элеккеге хәрби комиссариат бинасы алдында аларны озатырга килгән йөзләгән кеше җыелды. Музыка яңгырады, Татарстан, Россия әләмнәре җилфердәде, җанлылык хөкем сөрде. "Тантана гаеплеләрен" муеннарына эленгән чигелгән сөлгеләрдән, кулъяулыклардан (татарларга хас йола буенча) танып була иде. - Сөлгене муеныма әнием...

Кояшлы апрель иртәсендә Аксубайдан ун яшь егет Татвоенкоматның җыелма пунктына юл алды.

Элеккеге хәрби комиссариат бинасы алдында аларны озатырга килгән йөзләгән кеше җыелды. Музыка яңгырады, Татарстан, Россия әләмнәре җилфердәде, җанлылык хөкем сөрде. "Тантана гаеплеләрен" муеннарына эленгән чигелгән сөлгеләрдән, кулъяулыклардан (татарларга хас йола буенча) танып була иде.

- Сөлгене муеныма әнием элде, бизәкләрне кем чиккәнен белмим, диде озын буйлы егет. - Безнең авылда армиягә озату йоласы шундый.

Аерылышу мизгелләре авыр булса да, юлга кузгалырга кирәк. Хәрби-исәп өстәле белгече Елена Кабидова егетләр белән соңгы процедураларны үткәргән вакытта чакыру пунктына килеп җиткән район башлыгы Камил Гилманов булачак сугышчыларга хәер-фатихаларын бирергә өлгерде.

- Әйе, минем армиядә хезмәт итәсем килә, - дип үз фикерен дәлилләде яшь солдат. - Иптәшләрем арасында хезмәт итеп кайтканнары да бар, кайберләре армиядә, мин алардан кимме әллә?

Бу көнне Татвоенкоматның җыелу пунктына Аксубайдан Тимур Амагов, Владислав Васильев, Иске Тимошкинодан Александр Агапов, Шәрбәннән Ленар Сатдаров, Рәфис Галлямов, Яңа Аксубайдан Петр Ильдуганов, Денис Харитонов, Түбән Баландадан Роман Мартынов, Урмандееводан Дмитрий Петров һәм Иске Ибрайдан Фәнил Хисмәтуллин китте.

Бу төркемдәге егетләрнең күпчелеге һөнәр алып эшләргә дә өлгергәннәр хәтта. Бишесе Оборона министрлыгы линиясе буенча ДОСААФта белем алган, хәрби-исәп шоферы белгечлегенә ия.

Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары Дмитрий Палаткин командасы буенча призывниклар автобус янында тигез сафка бастылар.

- Ихлас күңелемнән сезнең уңышлы гына хезмәт итеп кайтуыгызны телим! Хезмәттән кайткач эш урыннары ачып, үзебезнең район, туган төбәк иминлеге өчен бергәләп хезмәт куячакбыз, - диде, юлга кузгалучы булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Әти-әниләргә шундый уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә!

- Иң мөһиме - үзегезне саклагыз, иминлек таләпләрен үтәгез, - дип чакырды егетләрне хәрби комиссар Дмитрий Палаткин. - Үзегезнең командирларыгыз әйткәнне тыңлагыз, шул вакытта барысы да яхшы булачак.

Булачак сугышчылар улын армиягә озатырга килгән әтиләрнең берсе Геннадий Ильдуганов биргән киңәшләрне дә колакларына киртләп куйдылар.

Бу көнне контракт буенча тагын дүрт егет хезмәткә китте. Кыска митингтан соң, егетләр утырган автобус юлга кузгалды. Шул мизгелдән алып яшь пассажирларның солдат тормышы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев