Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ришвәтчелек мәсьәләләрен тикшерделәр

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашты, утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды. 2016 елда ачыкланган ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләр һәм хокук бозулар турындагы мәгълүматлар һәм 2017 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Эдуард Хираҗев чыгыш ясады. Утырышта Аксубай муниципаль районы...

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Анда район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашты, утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды.
2016 елда ачыкланган ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләр һәм хокук бозулар турындагы мәгълүматлар һәм 2017 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Эдуард Хираҗев чыгыш ясады. Утырышта Аксубай муниципаль районы җирле үзидарәләре органнарының норматив хокуки актларына (аларның проектлары) ришвәтчелеккә каршы экспертиза мәсьәләләре тикшерелде, гражданнардан кергән шикаять һәм мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан кылынган ришвәтчелек фактларына кагылышлы мәгълүматларга анализ ясалды. Хуҗасыз биналарны ачыклауга бәйле күчемсез милекләргә инвентаризация ясау нәтиҗәләренә, элек күчемсез милекләрен һәм җир участокларын теркәмәгән мөлкәт ияләренә карата кулланылган милеккә хокукны мәҗбүри теркәттерү чаралары, гражданнар белән үзара хезмәттәшлек иткәндә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим ителгән административ регламентларны тулысынча үтәүгә дә игътибар бирелде.
Утырышта комиссиянең муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә кагылышлы таләпләрне үтәү һәм конфликтларны җайга салу буенча эшчәнлегенә бәйле фикер алыштылар, 2016 ел йомгаклары буенча керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматларга анализ ясадылар.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова 9 ай нәтиҗәләре буенча эчке финанс контроле үткәрүгә анализ белән чыгыш ясады. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган материалларга, гражданнардан һәм юридик затлардан кергән муниципаль хезмәткәрләрнең ришвәтчелек гамәлләре турындагы мәрәҗәгатьләренә мониторинг үткәрде.
Район башлыгы Камил Гилманов утырыш эшенә йомгак ясап, район территориясендә финанс-бюджет өлкәсенә кагылышлы ришвәтчелек гамәлләренә юл куймас өчен комиссия, ведомстволар эшен көчәйтергә, муниципаль мөлкәтләрдән нәтиҗәсез файдалану очракларын бетерергә, муниципаль хезмәттә яклар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны юк итү буенча барлык чараларны кулланырга, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев