Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Референдумда катнашу – гражданлык позициясе

Якшәмбе көнне Татарстан Республикасының 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлекләрендә 43 муниципаль берәмлектә гражданнарга үзара салым салу буенча референдумнар үтте. Татарстанда үзара салым процедурасы 2013 елда кертелде. Безнең район референдумда дүртенче ел катнаша, Аксубайда да бу нисбәттән икенче ел тавыш бирәләр. Агымдагы елның августында Кировта үткән җирле үзидарәләрне үстерү буенча...

Якшәмбе көнне Татарстан Республикасының 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлекләрендә 43 муниципаль берәмлектә гражданнарга үзара салым салу буенча референдумнар үтте.
Татарстанда үзара салым процедурасы 2013 елда кертелде. Безнең район референдумда дүртенче ел катнаша, Аксубайда да бу нисбәттән икенче ел тавыш бирәләр.
Агымдагы елның августында Кировта үткән җирле үзидарәләрне үстерү буенча Россия Президенты каршындагы Совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин җирле референдумнар үткәрү һәм гражданнарга үзара салым кертүне оештыру буенча Татарстан тәҗрибәсен илдә иң алдынгыларның берсе итеп таныды һәм аны башка төбәкләрдә дә җәелдерергә тәкъдим итте.
Үзара салым - ул муниципалитетның уртак копилкасына җыелган бер тапкыр тапшырыла торган түләүләр. Халыктан җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Үзара салым акчасы бары тик аерым билгеләнеш буенча гына, кайда мохтаҗлык сизелә шунда - юллар төзүдә, зиратларны төзекләндерүдә, балалар мәйданчыклары урнаштыруда һ.б. максатларда тотыла.
Якшәмбе көнне иртәнге сәгать җидедә Аксубай районы кешеләре үз тавышларын бирер өчен сайлау участокларына юл тоттылар. Район халкы әлеге программаның халыкның гражданлык активлыгын күтәрүдә, кешеләрне урыннарда тормыш сыйфатын яхшыртуга җәлеп итүдә чын эш коралы булуын аңлыйлар.
Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, район территориясендә 22576 сайлаучы теркәлгән. Узган ел районда биш миллион сумнан артык үзара салым акчасы җыелган.
Соңгы елларда Аксубай районында күп эшләр башкарылды, проблемаларның бер өлеше үзара салым акчасына хәл ителә. Кешеләр моңа аңлап якын киләләр һәм үзара салым өчен тавыш бирәләр - әлеге очракта муниципаль берәмлектә референдум кабул ителәме юкмы икәнлеге һәм ахыр чиктә аны төзекләндерү мәсьәләсе чишелә.
- Референдумга килү һәм тавыш бирү - гражданлык позициясе. Бистә ямьләнә бара, һава суларга чыгабыз да аның үзгәрүен күреп сокланабыз, - дип фикерләре белән бүлеште нефтеразведка тармагы ветераны Александр Сахаров. - Төзекләндерү эшләре аның чикләренә дә җитәр дип ышанабыз.
- Узган ел нәрсә вәгъдә иткән булсалар, барысын да үтәделәр - безнең микрорайонда балалар уен мәйданчыгы урнаштырдылар, - дип сөйли "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Нургатина. - Үзара салым кертелмәсә, безнең Шоссе урамына кайчан чират җиткән булыр иде икән. Хәзер исә куанып туя алмыйбыз - якын-тирәдәге балалар иртәдән кичкә кадәр шунда мәш киләләр. Быел да үзара салым җыю өчен тавыш бирдек.
Референдум алдыннан коллективта җыелышлар үтте, анда безгә киләсе елда үзара салым акчасы урамнарны яктырту өчен тотылачагы турында әйттеләр - төнге Аксубай якты булсын өчен гаиләбез белән салым кертәчәкбез, моның өчен акча жәл түгел.
- Безнең Набережная урамында үзара салым средствосына СИП (бишенче үткәргеч) һәм акчаны янга калдыра торган яктырткычлар урнаштырдылар. Без бистә читендә яшибез, безнең урамга да асфальт килде, Сөлчә урамы буенча тротуар салдылар, - дип шатланып сөйли пенсионерка Надежда Вырдина. - Үзара салым акчасына нәрсәдер эшләнә, җирле бюджет хисабына да, республика һәм федераль бюджеттан кергән акчага да эшләр башкарыла. Хәтта без, пенсионерлар, үзебезнең яраткан бистәбезнең төзек һәм матур булуы өчен әлеге программаны яклап тавыш бирәбез. Ә менә күрше урамнарда яктырткычлар булса, юллар тәртипкә китерелсә тагын да әйбәт булыр иде. Быел безнең урамда эшләделәр - киләсе елда башка урамнарны төзекләндерәчәкләр.
2017 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 1260000 сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге сумма дүрт тапкыр арттырылган - һәр бер сумга республика дүрт сум өстәгән. Үзара салым акчасына шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Чехов, Студентлар, Чапаев, Набережная, Водстрой, Дуслык урамнарында СИП (бишенче үткәргеч) урнаштырылды. Православие һәм мөселман зиратларында яңа коймалар, капкалар урнаштырдылар. Хәзерге вакытта Шоссе урамы, 13 йорт, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, Горький урамы, Ким урамы, Толстой урамы һәм Ленин урамы, 12 йорт янында балалар уен мәйданчыклары пәйда булды һәм бу эш дәвам итә. Район үзәгендә күпфатирлы 12 йорт бар һәм аларның территорияләре төзекләндерелгән булырга тиеш, әлбәттә инде, этаплап.
Районның торак пунктларында үзара салым акчасына ел саен юлларга вак таш салына, зиратлар төзекләндерелә, суүткәргечләр сузу, урамнарны яктырту проблемалары чишелә. Әмма Аксубайның үзендә дә, авылларда да хәл ителмәгән проблемалар бар әле. Референдумда катнашу - аларны чишүнең бер юлы. Барысы да чиста һәм күз алдында эшләнә: акча средствосының керүен һәм чыгымнарны халык үзе күзәтә.
Үзара салым акчасы һәр авыл җирелегендә шәхси кабул ителә, ул 300дән 500 сумга кадәр тирбәлә. 2017 елда район буенча халыктан биш миллион сумнан артык акча җыелды, 19 миллион сумнан артыгын республика бүлеп бирде.
Актив гражданлык позициясе буенча 2018 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә җыелган үзара салым акчасын Горький һәм Набережная урамнарындагы җәяүлеләр кичүен төзекләндерүгә тоту планлаштырыла һәм шулай ук район үзәге урамнарын яктырту проблемасы тулысынча көн кадагыннан алыначак - бүгенге көндә Аксубайны 870 лампа яктыртып тора. Бишенче үткәргеч һәм энергияне янга калдыра торган яктырткычлар урнаштыру хисабына лампалар санын 1700гә җиткерү планлаштырыла.
Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын кая тотарга исәплиләр соң - моны авыл җирлекләрендә яшәүчеләр хәл итә. Бер хакыйкатьне истән чыгармаска: бер сум өчен тавыш биреп, районның биш сумга төзекләндереләчәгенә инанырга кирәк. Президент программасы гамәлдә булганда, бу район үзәген һәм авылларны төзекләндерүнең бер варианты һәм аннан файдаланмау гөнаһ булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев