Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Раштуаны бәйрәм иттеләр

Районның православие чиркәүләрендә Христосның туган көненә багышланган бәйрәм гыйбадәтләре узды. Раштуа Гыйбадәте Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвендә үтте. Бәйрәм литургиясе чиркәүдә аерым дулкынландыргыч атмосфера тудырган чиркәү хорының вокал башкарулары белән үрелеп барды. Литургиядә күп санда дин тотучылар катнашты, авыллардан кунаклар, бәйрәмнәргә туган якларына кайткан якташлар күп иде. Аксубайның православие чиркәвендә Раштуа...

Районның православие чиркәүләрендә Христосның туган көненә багышланган бәйрәм гыйбадәтләре узды.
Раштуа Гыйбадәте Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвендә үтте. Бәйрәм литургиясе чиркәүдә аерым дулкынландыргыч атмосфера тудырган чиркәү хорының вокал башкарулары белән үрелеп барды. Литургиядә күп санда дин тотучылар катнашты, авыллардан кунаклар, бәйрәмнәргә туган якларына кайткан якташлар күп иде.
Аксубайның православие чиркәвендә Раштуа бәйрәменә Коткаручының дөньяга килүе символы булган кардан куыш ясаганнар. Бәйрәм көннәрендә ул барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак.
Раштуа бәйрәмен район Мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концерты дәвам итте. Үзешчән артистлар, Венера Краснова җитәкчелегендәге хореография төркеме катнашучылары, Наилә Крайнова җитәкләгән түгәрәккә йөрүче яшь музыкантлар, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты җырчылары, "Златоцвет", "Калина" ансамбльләре, аерым башкаручылар тамашачыларны үзләренең сәләтләре белән сөендерделәр. Аксубай православие чиркәвенең Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Раштуа тарихы турындагы тамаша тәкъдим иттеләр.
- Чын күңелдән сезне Христосның Туган көне белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Бүген иртәдән үк һава торышы безне кар белән сөендерде. Раштуа гаиләләрегезгә игелек, иминлек һәм бәхет алып килсен.
- Бүген Аллаһыбыз мәхәббәтен күрсәтер өчен кабат Җиргә килде, - дип белдерде, бәйрәм катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев. - Һәм бүген без кабат Аллаһының ярдәмен, кайгыртуын тоябыз. Аңа булган ышану-өмет әлеге мөкаддәс көннәрдә генә түгел, гомеребез буена саклансын иде. Без яшәгән җир игелек һәм ярату белән тулсын.
Аксубай мөхтәсибәте исеменнән православие динен тотучыларны район имам-мөхтәсибе урынбасары, Яңа Дума авылы мәхәлләсе имам-хатибы Фәнис хәзрәт Низамов котлады.
- Бәхет һәм тынычлык ризалык булган җиргә килә, - дип ассызыклады ул. Һәм барысына да изге эшләр кылганда Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүен теләде.
Протоиерей Александр Качаев чын күңелдән район җитәкчелегенә, мөселманнарга котлау сүзләре, аңлап якын килүләре һәм бәйрәмне уздыруда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев