Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Прописка өчен иректән мәхрүм итү каралган

Районда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. Питер метрополитенындагы шартлауга бәйле кешеләр күпләп җыелган объектларның террорчылыкка каршы сакланышы утырышның төп темасына әйләнде. Утырышны район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашында оештырдылар, аңа район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җитәкчелек итте. - Уяулык, саклык һәм бөтен хезмәтләрнең дә үзара комплекслы мөнәсәбәте - һәркемгә...

Районда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте.

Питер метрополитенындагы шартлауга бәйле кешеләр күпләп җыелган объектларның террорчылыкка каршы сакланышы утырышның төп темасына әйләнде. Утырышны район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашында оештырдылар, аңа район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җитәкчелек итте.

- Уяулык, саклык һәм бөтен хезмәтләрнең дә үзара комплекслы мөнәсәбәте - һәркемгә кагыла. Районда уяулыкны арттыру, куркыту һәм террорчылык гамәлләреннән саклануны көчәйтү буенча чаралар кулланылырга тиеш, - дип билгеләп үтте Илшат Заһидуллин.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча җитәкчесе Илнар Камалиев кеше күп җыела торган 65 урын барлыгы турында хәбәр итте. Террорчылыктан саклану буенча җаваплылык беренче чиратта әлеге объектлар җитәкчеләренә йөкләнгән. Ул мәдәният, спорт объектлары җитәкчеләренә массакүләм чараларны оештыруга, ведомство карамагында булган учреждениеләр территорияләрендә кертү режимының ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырылырга тиешлегенә бәйле киңәшләрен бирде.

- Массакүләм чаралар үткән көннәрдә ишек төбендә кул белән эшли торган металл детектор белән булса да тикшерү үткәрелергә тиеш, шулай ук сак хезмәтенең эшләве дә шарт, - дип искәртте Илнар Камалиев. - Халык күп җыелган урыннарны видеокүзәтү камералары белән җиһазларга. Террорчылыктан саклану мәсьәләләрен даими күзәтү астында тотарга. Бу нәкъ менә вакыт хаталарны кичерми торган очрак.

Район прокуроры Эдуард Хираҗев комиссия әгъзаларын һәм барлык хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләрен үз объектларын террорчылыктан саклауны тәэмин итүгә чакырылган - бинага контроль-кертү режимын эшләүдән алып, террорчылык гамәлләре нәтиҗәләрен бетерү өчен көч һәм средствоны исәпләүгә кадәр комиссия карарын һәм чаралар планын кискен үтәргә өндәде.

Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору максатларында район кешеләренең чит ил гражданнарын өйләренә һәм фатирларына пропискага кертү фактларына юл куймау буенча көчәйтелгән тикшерүләр үткәреләчәк. Россия Федерациясендә чит ил гражданинын яки яшәү урыны буенча гражданлыгы булмаган кешене торак бинада фиктив теркәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган, дип хәбәр итте. Кызганыч, әмма районда мондый фактлар бар, кешеләр бүләкләү хисабына фиктив прописка рәсмиләштерәләр. Мондый факт буенча районда яшәүче бер ханымга карата беренче җинаять эше ачылган. Прокурор ышандырганча, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Әйтергә кирәк, моңа охшаш гамәлләр өчен җәза үтә дә кискен - 100 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф салу белән өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Коллективларда аңлату эшләре һәм инструктажлар үткәрү, хәлне тотрыкландыру буенча террорчылыкка каршы иминлек чараларын тәэмин итү өчен, комиссия карары барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр игътибарына да җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев