Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

Проблемаларны бергәләп чишәргә кирәк

Мюд авыл җирлегендә демография хәле - сөендерми. 2017 елда 3 бала туса, 16 кеше вафат булган. Авыл җирлеге территориясендә 1452 кеше теркәлгән. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә өч ФАП эшли. Мәдәни ял вакытын оештыруда бер авыл мәдәният йорты, өч авыл клубы һәм авыл китапханәләре эшли. 2017 елда Татар Сөнчәлесе авылы клубын...

Мюд авыл җирлегендә демография хәле - сөендерми. 2017 елда 3 бала туса, 16 кеше вафат булган. Авыл җирлеге территориясендә 1452 кеше теркәлгән.
Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә өч ФАП эшли. Мәдәни ял вакытын оештыруда бер авыл мәдәният йорты, өч авыл клубы һәм авыл китапханәләре эшли.
2017 елда Татар Сөнчәлесе авылы клубын ремонтлауга 1 миллион сум күләмендә грант отканнар. Түбәсен алмаштырганнар, пластик тәрәзәләр, бүлмәләргә һәм керү юлында яңа ишекләр куйганнар. Җирлек территориясендә янгын депосы эшләп килә. Куллануда мотопомпа, янгын сүндерү җиңнәре һәм ике тагылмалы сыешлык бар. Суэтем башнясы су алу өчен җиһазландырылган.
Хисап чорында Понамаревка авылында яктырткыч куелган. 2018 елда Пионер авылында 75 метр, Иске Мокшино авылында 425 метр бишенче үткәргеч сузу, монда ук 8 яктырткыч кую, Ахматка авылына керү юлына вак таш салу планлаштырыла.
Мюд авыл җирлегендә су өчен түләү элеккегечә - 50 сум калачак.
Апрель аеннан июнь аена кадәр экологик икеайлык узган. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина Татар Сөнчәлесе, Пионер авыллары халкына шимбә өмәләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ә Ахматка, Мюд һәм Иске Мокшино авылларында яшәүчеләр, аның сүзләренчә, зиратларда шимбә өмәләре уздыру турындагы белдерүләрне игътибарсыз калдыралар.
2017 елда 166550 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган, бу 52 процентны тәшкил итә һәм бу күренеш мюдлыларны бер дә бизәми. Дәүләт ярдәме средстволарына Мюд һәм Пионер авыллары өчен насослар, Мюд авылына клонка сатып алганнар. Пионер авылында скважина өчен павильон төзегәннәр. Акчаның бер өлешен кышкы сезонда юлларны тәртиптә тотуга тотканнар. Иске Мокшино һәм Татар Сөнчәлесе авылларында күперләрне ремонтлау планлаштырылган булган. Бу мәсьәлә әлегә 2018 елга күчерелгән. Мюд авылында чүп-чар өчен тартмалар сатып алганнар. Иске Мокшино һәм Татар Сөнчәлесе авылларында күлләр чистартылган. Мюд авылы өчен 18 һәм Ахматка өчен 6 энергия саклагыч яктырткычлар сатып алынган һәм урнаштырылган. Пионер һәм Пономаревкада зиратлар карт агачлардан чистартылган. Татар Сөнчәлесе авылында юлга вак таш салынган.
Агымдагы елда үзара салым акчасын Пионер авылы өчен яктырткычлар сатып алуга һәм урнаштыруга, чүплекләрне чистартуга, кышкы чорда юлларны тәртиптә тотуга, Ахматка һәм Татар Сөнчәлесе авыллары өчен вак таш сатып алуга, Мюдта зиратны төзекләндерүгә, ВНБ өчен насослар, автоматика сатып алуга, Пионер авылында ВНБ территориясен әйләндереп алуга, Иске Мокшино авылында суүткәргеч трассасын алмаштыруга, Мюд авылы өчен янгын гидрантын сатып алуга һәм урнаштыруга юнәлтәчәкләр.
Район башлыгы Камил Гилманов җирлектә проблемалар кала бирә, әмма аларны бергәләп чишәргә кирәк, дип ассызыклады. Үзара салым акчасын җыю программасы җирлек өчен менә дигән ярдәм. Мюдлыларга программада актив катнашырга кирәк, дип билгеләп үтте район җитәкчесе. Җирлек тормышындагы нәтиҗәле эшләре өчен Юрий Матросов, Марсель Мифтәхов һәм Газинур Әхмәтсафин район башлыгыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев