Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

Проблемалар бар әле

Авылдагы үзгәрешләрнең уңышлы дәвам итүе һәрвакыт бердәм эшкә һәм бер-береңә - хакимиятнең кешеләргә, кешеләрнең исә җитәкчелеккә ышанычына бәйле. Бу сүзләр Трудолюбово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Тарасова чыгышыннан алынды. - Шуңа күрә без авыл җирлеге хакимиятенең эшчәнлеген кызыксындырган үтемле юлларны табарга омтылабыз, - дип билгеләп үтте...

Авылдагы үзгәрешләрнең уңышлы дәвам итүе һәрвакыт бердәм эшкә һәм бер-береңә - хакимиятнең кешеләргә, кешеләрнең исә җитәкчелеккә ышанычына бәйле.
Бу сүзләр Трудолюбово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Тарасова чыгышыннан алынды.
- Шуңа күрә без авыл җирлеге хакимиятенең эшчәнлеген кызыксындырган үтемле юлларны табарга омтылабыз, - дип билгеләп үтте Светлана Александровна.
Әлеге җирлеккә 8 торак пункт керә. Әмма демография хәле бөтенләй мактанырлык түгел. Хисап чорында монда 4 бала туган, 12 кеше вафат булган.
Төзекләндерүгә килгәндә, 2017 елда Трудолюбовода электр тартмасын, насосларны, суэтем башнясы торбаларын алмаштырганнар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, монда ничә еллар дәвамында су өчен акча түләмичә башкалар хисабына яшәүчеләр аз түгел икән.
Трудолюбово авыл мәдәният йорты өчен газ казаны, исәпләгеч-сигнализатор сатып алганнар. План буенча 137400 сум үзара салым акчасы җыелырга тиеш булса да, акча 91500 сум күләмендә генә җыелган. Бу нибары 66.6 процентны гына тәшкил итә - район буенча иң түбән күрсәткеч.
Халыктан җыелган һәм республикадан өстәлгән акчага Октябрь, Котловка, Тукай авыллары өчен 12 яктырткыч сатып алганнар. Соңгысында исәпләү приборлары һәм фотореле белән 2 яктырткыч урнаштырырга планлаштыралар. Урам яктырткычларын монтажлау эшләре дәвам ителәчәк.
Суэтем башнясы өчен насос сатып алынган. Тукай авылында үзара салым акчасына коены ремонтлауны тәмамлаячаклар.
Район советы депутаты Рәмис Сәфиуллинның иганәчелек ярдәме белән Октябрь авылы клубы өчен музыкаль үзәк сатып алганнар.
2018 елга күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләрне, зират һәм авыл мәдәният йорты участокларын рәсмиләштерү бурычы куелган. Трудолюбово авылында суэтем башнясын алмаштырырга кирәк. Октябрь авылындагы суүткәргечләргә бәйле проблема кала бирә. Октябрь авылы клубы бинасын капиталь ремонтлау эшләрен дә үзләре генә башкара алмыйлар. Балалар өчен 4 тукталыш павильоны урнаштырырга кирәк.
Район башлыгы Камил Гилманов үзенең чыгышында үзара салымны тулы күләмдә җыю күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итәр иде, дип ассызыклады. Бигрәк тә республика 1 сумга 4 сум өстәгәндә. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев