Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Полиция хезмәткәрләренең гомумгарнизон разводы

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлекчәләренең гомумгарнизон разводы үтте. ТР ЭЭМ логотибы язылган автомобильләр, оператив-тикшерү төркеме хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре һәм ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тигез сафларга тезелеп бастылар. Гомумгарнизон разводына массакүләм чаралар, бәйрәмнәр үткәрелгәндә, ял көннәрендә полицейскийларның беренче ярдәмчеләре - ирекле халык дружиналары да чакырылды. Россия...

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлекчәләренең гомумгарнизон разводы үтте.

ТР ЭЭМ логотибы язылган автомобильләр, оператив-тикшерү төркеме хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре һәм ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тигез сафларга тезелеп бастылар.

Гомумгарнизон разводына массакүләм чаралар, бәйрәмнәр үткәрелгәндә, ял көннәрендә полицейскийларның беренче ярдәмчеләре - ирекле халык дружиналары да чакырылды.

Россия ЭЭМның Аксубай районындагы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), полиция подполковнигы Владимир Семенов шәхси составны райондагы оператив хәл белән таныштырды. Уголовный розыск опер вәкиле Илнур Сафин эзләүдә булган затларга бәяләмә бирде.

Полиция хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылган чаралар чорында иминлек чараларын һәм террорчылыкка каршы якланышны көчәйтү хакында да искәрттеләр.

Полицейскийлар, халык бүлекнең эше ничек оештырылган булуын күрсен һәм Аксубайда көндезен дә, төнлә дә иминлек һәм тынычлык саклансын өчен, кварталга бер тапкыр ачык гомумгарнизон разводы үткәрәләр.

Бүлек җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Йолдыз Билалов полицейскийларга хәер-фатихасын биреп, ирекле халык дружинасының билгеләнешен әйтеп үтте.

- Бүгенге көндә районда 21 ирекле халык дружинасы оешкан, дружиначылар сафында 240тан артык кеше исәпләнә, шуның 120дән артыгы - Аксубайда. Ел башыннан дружиначылар белән берлектә офицерлар патрульлегендә 9 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Хезмәттәшлек иткәннәре өчен аларга рәхмәт белдерәбез, - диде ул.

Район территориясендә җәмәгать тәртибен саклауга үзләреннән зур өлеш керткән ирекле халык дружиначыларына Россия ЭЭМның Аксубай бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүгенге көндә барлык ИХД әгъзаларына дружиначы таныклыклары бирелде. Дружиначылар полицейскийларга җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм итәләр - атнасына өч көн кичке вакытта һәм массакүләм бәйрәм чараларында оешмалар һәм предприятиеләр эшчеләре офицерлар патруле белән берлектә район үзәгенә кизү торырга чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев