Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Пенсия фонды: ел бурычлары үтәлгән

Россия Пенсия фонды Идарәсенең Аксубай районы бүлеге коллективы йомгаклау киңәшмәсе уздырды. - Үткән ел Пенсия фонды алдына куелган бурычларны үтәү һәм башкарылган эшләр күләме буенча нәтиҗәле ел булды, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Владимир Тимофеев. Коллектив үз алдына куелган бурычны үтәде. 1 февральдән һәм...

Россия Пенсия фонды Идарәсенең Аксубай районы бүлеге коллективы йомгаклау киңәшмәсе уздырды.
- Үткән ел Пенсия фонды алдына куелган бурычларны үтәү һәм башкарылган эшләр күләме буенча нәтиҗәле ел булды, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Владимир Тимофеев. Коллектив үз алдына куелган бурычны үтәде.
1 февральдән һәм 1 апрельдән пенсияләр, айлык түләүләр индексацияләнде, эшләүче пенсионерларның пенсияләренә яңадан исәп-хисап ясалды. Агымдагы елда да 2017 елдагы кебек эшләмәүче пенсионерларның пенсия күләме Татарстан Республикасы Канунында билгеләнгән 8232 сумнан да ким булмаячак.
Хәбәр ителгәнчә, 2017 елда районның 8821 кешесен пенсия белән тәэмин итү һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар комплексы гамәлгә ашырылган. Кулланылган чаралар нәтиҗәсендә 2016 елда картлык буенча уртача пенсия күләме - 10500 сум, 2017 елда 11500 сумга якын тәшкил иткән. Киңәшмәдә гражданнарны пенсия һәм социаль ярдәм белән тәэмин итүгә бәйле барлык дәүләт бурычлары да тулысынча һәм канунда каралган срокларда үтәлгән дип билгеләп үтелде. Пенсия һәм субсидияләр алучы 8821 кешегә пособиеләр һәм башка түләүләр тоткарлыксыз түләнгән. Узган елда барлык пенсияләрнең дә уртача күләме 1,6 процентка арткан. Иминиятләштерелмәгән чорлар буенча пенсияләрне кире исәпләүгә бәйле зур эш күләме башкарылган.
2017 елда ПФРга ана капиталы сертификатын алуга 98 әни мөрәҗәгать иткән. Быел да дәүләт тарафыннан пенсияләрне икеләтә финанслау программасын тормышка ашыру буенча эш дәвам итәчәк. 2008 елның 1 октябреннән 942 граждан әлеге программа катнашучылары булды, бу район халкының өч проценттан артыгын тәшкил итә. Программаны кертү төгәлләнүгә карамастан, ПФР идарәсе пенсия кертемнәрен һәм взнос түләүләрен кабул итүне дәвам итәчәк. Хисап чорында электрон хезмәтләрне кертү, иминиятчеләр белән электрон үзара хезмәттәшлекне камилләштерү буенча зур эш башкарылган. Хәзерге вакытта эшләүче гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләренең 81 проценты электрон юл белән билгеләнә.
Аксубай районы буенча ПФР идарәсе җитәкчесе оешмалар эшчәнлегенең кайбер мөһим моментларына тукталды - эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләрен яңа кагыйдәләр буенча индексацияләүгә, эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертүгә һәм шулай ук ТР пенсионерлар Спартакиадасының Республика этабында җиңүгә ирешкән җирле пенсионерлар союзы бүлегенең уңышлы эшенә.
Йомгаклау утырышы эшендә районның төрле тармаклары һәм ведомстволары, иҗтимаги оешма вәкилләре катнашты.
ЗАГС бүлегенең ПФР идарәсе белән үзара хезмәттәшлеге турындагы мәгълүматлар белән аның җитәкчесе Светлана Крайнова таныштырды.
- Пенсия фонды идарәсенең зур булмаган коллективы зур эш күләме башкара, - дип ассызыклады үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Әлеге зур билгеләнешкә ия хезмәт аз якланган категория кешеләре - өлкән буын вәкилләренең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән.
ТР буенча ПФР Идарәсе бүлеге җитәкчесе Ирина Стрелкова, Аксубай районы буенча ПФР идарәсенең еллык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясап, идарә коллективын эшкә сәләтле һәм бай потенциалга ия дип билгеләп үтте. Ул аксубайлыларга уңышлы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Киңәйтелгән утырышта ПФРның агымдагы елга бурычларын билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев