Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Пенсионерларны сөендереп

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 февральдән федераль льготачыларга айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы күләме артты. 1 февральдән айлык акчала түләүләр һәм айлык акчалата түләүләргә кергән социаль хезмәтләр җыелмасы 2,5 процентка индексацияләнде. Сүз уңаеннан, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготачылар, социаль хезмәтләрне табигый формада яки акчалата...

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 февральдән федераль льготачыларга айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы күләме артты.
1 февральдән айлык акчала түләүләр һәм айлык акчалата түләүләргә кергән социаль хезмәтләр җыелмасы 2,5 процентка индексацияләнде. Сүз уңаеннан, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготачылар, социаль хезмәтләрне табигый формада яки акчалата алу юлын сайлаячак. Шулай ук канунда социаль хезмәтләрне тулысынча яки өлешләп акчалата алу да каралган.
Шулай итеп, 2018 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр бәясе аена 1075 сум 19 тиен тәшкил итә, шул исәптән: 828 сум 14 тиене - тиешле медикаментлар белән тәэмин итү; 128 сум 11 тиене - төп авыруларны профилактикалау өчен санитария-курорт дәвалавына юллама тәкъдим итү; 118 сум 94 тиене шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү һәм шулай ук дәвалау урынына барып-кайту өчен каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев