Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Паспортка кагылышлы сораулар

Паспорт - һәр гражданин өчен шәхесне дәлилләүче иң төп документ. Һәм ул тәртиптә булырга тиеш. Яисә күңелсезлекләр белән очрашырга туры килмәгәе. Бу турыда эчке эшләр бүлегенең Миграция пункты (МП) җитәкчесе Гөлнара Сөләйманова белән әңгәмә корабыз. - Чынлап та, гражданнар паспорт режимын бозуның ни белән тәмамлануын белсәләр дә, еш кына безгә...

Паспорт - һәр гражданин өчен шәхесне дәлилләүче иң төп документ.
Һәм ул тәртиптә булырга тиеш. Яисә күңелсезлекләр белән очрашырга туры килмәгәе. Бу турыда эчке эшләр бүлегенең Миграция пункты (МП) җитәкчесе Гөлнара Сөләйманова белән әңгәмә корабыз.
- Чынлап та, гражданнар паспорт режимын бозуның ни белән тәмамлануын белсәләр дә, еш кына безгә паспорт алыштыру, яшәү урыны буенча теркәлү һәм башка пландагы канун бозу фактлары белән очрашырга туры килә. Шуны истә тотарга кирәк: мондый канун бозуларга бәйле административ җәзалар кискенләштерелгән.
- Миграция пункты чит ил паспортын рәсмиләштерү буенча ничек эш алып бара, шул турыда сөйләп китегез әле.
- Россия чикләренә чыгу хәвеф-хәтәрсез булсын һәм күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен барысын да вакытында эшләргә кирәк. Чит ил паспортын рәсмиләштерү аерым вакыт таләп итә, шуңа күрә документлар бирү вакытын алдан ук исәпләп куярга кирә. Соңгы вакытта гражданнар арасында чит ил биометрик паспорты киң таралу алды. Хәзер кеше турындагы бөтен мәгълүмат махсус чипка яисә кешенең ике үлчәмле фотографиясен һәм шулай ук аның турындагы шәхси мәгълүматларны үз эченә алган микросхема логотибына урнаштырыла. Мәгълүматларны электрон төрдә йөртүче яңа буын чит ил паспорты өстенлекләргә ия. Документны югалткан очракта башка кеше аны куллана алмый. Ул вакытны да янга калдыра - биометрик паспорт ияләре чит илгә чыкканда теркәлүне тизрәк узалар.
- Клиентлар белән эш итүнең бер алымы - ул дәүләт хезмәтләре порталымы?
- Әйе, бүген РФ гражданины паспортын, чит ил паспортын рәсмиләштерүгә гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Һәм моның үз уңайлыклары бар: миграция пунктына документларны кабул итүгә языласы һәм чиратта торасы юк. Гаризаларны үзегезгә уңайлы булган теләсә кайсы вакытта биреп була, гариза Миграция пункты хезмәткәре тарафыннан бер эш көне эчендә карала һәм аннан соң ул чит ил паспортын кулга алганчыга кадәр шәхси кабинет аша гаризаны карау барышы турында хәбәр итеп тора. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, аннан соң бөтен кирәкле процедураларны үтәргә кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталы аша яшәү урыны һәм тору урыны буенча теркәлүгә һәм теркәлүдән төшү өчен гариза биреп була.
- Гөлнара Давыт кызы, Миграция пункты хәзер кайда һәм нинди график буенча эшли?
- Миграция пункты Октябрь урамы, 46 йорт адресы буенча урнашкан Күп функцияле үзәк бинасында кабул итә. Миграция пункты, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәреннән тыш, һәр көнне эшли. Сишәмбе көнне - 8:00дән 18:00 сәгатькәчә, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә - 8:00дән 12:00 һәм 8:00дән 17:00 сәгатькәчә, пәнҗешәмбе көнне - 8:00дән 19:00 сәгатькәчә, шимбә көнне 8:00дән 13:00 сәгатькәчә кабул итә. Миграция пункты хезмәткәрләре белән 2-93-09, 2-93-08 телефон номерлары аша хәбәрләшергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев