Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Әниләр өчен күңелле яңалык

Бәләкәч алып кайтырга җыенган ата-аналарны күңелле яңалык көтә. Эш шунда, 2018 елдан башлап беренче бала тууга (уллыкка, кызлыкка алуга) бәйле айлык түләүләр кертелә. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Аксубай районындагы бүлеге мөдире Татьяна Кандалина аңлатканча, "Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында"гы Федераль канунга нигезләнеп, 2018 елның 1 гыйнвареннән соң бала...

Бәләкәч алып кайтырга җыенган ата-аналарны күңелле яңалык көтә.
Эш шунда, 2018 елдан башлап беренче бала тууга (уллыкка, кызлыкка алуга) бәйле айлык түләүләр кертелә. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Аксубай районындагы бүлеге мөдире Татьяна Кандалина аңлатканча, "Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында"гы Федераль канунга нигезләнеп, 2018 елның 1 гыйнвареннән соң бала тапкан (уллыкка, кызлыкка алган) хатын-кызлар айлык түләүләр алу хокукына ия булачак. Моның шартлары: Россия Федерациясе гражданлыгы булу; РФ территориясендә даими яшәү; гаиләнең уртача айлык кереме 13713 сумнан артмаска тиеш.
- 2018 елда айлык түләү күләме - 8490 сум тәшкил итәчәк, - ди белгеч. - Әмма шуңа игътибар итәргә кирәк, айлык түләү билгеләү өчен бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә, айлык түләү бала дөньяга килгән көннән гамәлгә ашырыла һәм яшь ярымга кадәр түләнә. Калган очракларда - мөрәҗәгать иткән көннән алып.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен социаль яклау органына түбәндәге документларны тәкъдим итәргә: бала туу (уллыкка, кызлыкка алу) турындагы таныклык; гариза биргән айга кадәрле 12 календарь айга гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документлар; банкта ачылган счет реквизитлары. Шулай ук паспортны тәкъдим итү дә сорала.
Тагын да тулырак мәгълүматларга ия булу өчен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Советлар урамы, 4 йорт адресы буенча РЦМПның Аксубай муниципаль районындагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, җомга - 8:00дән 17:00 сәгатькә; чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе - 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев