Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мәктәп һәм авыл мәдәният йортына ремонт ясалачак

Узган елда Иске Ибрай авыл җирлеге территориясендә позитив үзгәрешләр күп булган. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында да шул хакта сөйләделәр. 2017 елда үзара салым җыю маддәсе буенча халыктан 342 мең сум акча җыелган. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчаны да кушып, әлеге суммага зур эшләр башкарылган. Акчаның шактый өлешен авыл эчендәге...

Узган елда Иске Ибрай авыл җирлеге территориясендә позитив үзгәрешләр күп булган.
Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында да шул хакта сөйләделәр. 2017 елда үзара салым җыю маддәсе буенча халыктан 342 мең сум акча җыелган. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчаны да кушып, әлеге суммага зур эшләр башкарылган. Акчаның шактый өлешен авыл эчендәге юлларны ремонтлау, урамнарда үтеп йөрү кыен булган урыннарга салу өчен вак таш, көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен трактор арбасы сатып алуга тотканнар. Хисап чорында шулай ук урамнарны яктырту өчен энергия саклагыч лампалар сатып алганнар, суэтем башнясы тирәсе койма белән әйләндереп алынган, җылы сезонда авыл юлларын күтәртү эшләре башкарылган, алга таба аларга вак таш салыначак. Авыл мәдәният йорты һәм урта мәктәп биналарын ремонтлау эшләре башланган һәм бүген төзелеш бригадалары эшне тулы куәткә алып баралар.
Иске Ибрай авыл җирлеге - шәхси сектордан сөт җыю буенча алдынгылыкны тота. Алар сөт тапшыру буенча озак вакыт лидерлыкны бирмиләр. Халык сыер асрауга өстенлек бирә. Артып калган продукцияне сатуда аларга сөт җыючы Җәмил Мифтәхов ярдәм итә. Узган елда өч йорт хуҗасы шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә грант отты. Авыл җирлеге җитәкчелеге агымдагы елда да шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү программасы буенча эшне активлаштырырга планлаштыра.
Авыл җарлеге советы тарафыннан 2018 елга мөһим эшләр билгеләнгән. Беренче чиратта бу җирле авыл мәдәният йортын һәм Иске Ибрай урта мәктәбе биналарын ремонтлауны төгәлләү; үзара салым акчасына авыл юлларын ремонтлауны дәвам итү; баганалардагы гадәти урам яктырткычларын энергия саклагыч фонарьларга алмаштыру; суэтем башнясының әйләнә-тирәсен әйләндереп алу һ.б.
Иске Ибрай авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында мәгариф тармагында һәм җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен Иске Ибрай гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Рамил Таһиров, авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнур Гилманова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев