Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Министр урынбасары аксубайлыларга аңлатмалар бирде

Кичә Аксубайда Татарстан Республикасының Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов кабул итү алып барды. Аңа кабул итүгә юридик мәсьәләләр белән йөзгә-йөз очрашырга туры килгән кешеләр килде. - Туксанынчы елларда әти-әни нигезендә ике фатирлы йорт җиткездек, әнинең вафатыннан соң проблема килеп туды, җирнең рәсмиләштерелмәгән булуы ачыкланды. Җир безнеке, ул әни артында, әмма...

Кичә Аксубайда Татарстан Республикасының Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов кабул итү алып барды.

Аңа кабул итүгә юридик мәсьәләләр белән йөзгә-йөз очрашырга туры килгән кешеләр килде.

- Туксанынчы елларда әти-әни нигезендә ике фатирлы йорт җиткездек, әнинең вафатыннан соң проблема килеп туды, җирнең рәсмиләштерелмәгән булуы ачыкланды. Җир безнеке, ул әни артында, әмма ул йортка бәйләнмәгән, хәзер исә рәсмиләштерүне нәрсәдән башларга? - дигән четрекле сорау белән мөрәҗәгать итте министр урынбасарына Ерепкино авылы кешесе.

Мөхәррәм Мансур улы проблеманы хәл итү юлын болай аңлатты - адресны беркетү һәм җирне конкрет затка (вафат булган анага) бүлеп бирү мөрәҗәгате белән - авыл җирлегенә, йорт төзүне алып барган колхозның бөлгенлеккә төшүе турында белешмә алу өчен салым органына мөрәҗәгать итәргә, кадастра хатасын төзәтергә, мирасны рәсмиләштерергә. Кабул итүгә килгән ханымга шул рәвешле тулы юридик аңлатма бирелде.

Шәрбән авылы кешесе министр урынбасарына инвалид абыйсының хокукларын яклауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Суд карары кабул ителгән булуга карамастан, производствода имгәнү алган бертуганына матди зыян акчасы әлеге вакытка кадәр түләнмәгән. Мөхәррәм Ибәтов аңлатканча, суд приставлары тарафыннан суд карары үтәлмәгән очракта, әлеге оешманың республикадагы ведомствосына яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев