Рәсми
Минималь хезмәт хакы артты
1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакы 7800 сумны тәшкил итә.
Минималь хезмәт хакы - ул тулы ай эшләгән өчен хезмәткәргә эш бирүче түләргә тиешле хезмәт хакының минималь күләме. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: НДФЛ һәм башка исәпләүләр, мәсәлән, алимент тотып калу сәбәпле хезмәткәр минималь хезмәт хакын кулына кимрәк тә алырга...
1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакы 7800 сумны тәшкил итә.
Минималь хезмәт хакы - ул тулы ай эшләгән өчен хезмәткәргә эш бирүче түләргә тиешле хезмәт хакының минималь күләме. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: НДФЛ һәм башка исәпләүләр, мәсәлән, алимент тотып калу сәбәпле хезмәткәр минималь хезмәт хакын кулына кимрәк тә алырга мөмкин. Шулай итеп, 1 июльдән 7800 сумнан да кимрәк акча түләргә ярамый. Әгәр 1 июльдән хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан кимрәк икән, эш бирүчене штраф сыйфатында җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Оешмалар өчен штраф күләме 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә кабаттан шундый хәл ачыкланса - 50 меңнән 70 мең сумгача тәшкил итәчәк. Директор яки баш бухгалтер өчен җаваплылык шундый булырга мөмкин: беренче тапкыр канун бозганда кисәтү ясалачак яки 1000 сумнан 5000 сумгача штраф биреләчәк, хәл кабатланса - 10 меңнән 20 мең сумгача штраф салыначак. Шуңа өстәп, 1 елдан 3 елгача квалификациядән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев