Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мегаполис проблемасы гына түгел

Район советының кече залында район башлыгы рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Составына полиция, мәгариф бүлеге, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм профилактикалау органнары хезмәткәрләре кергән комиссия әгъзалары районда наркотик һәм психотроп матдәләрнең канунсыз әйләнешен, наркотик бәйлелек динамикасын, шул исәптән яшьләр мохитендә дә, һәм профилактикалау чаралары буенча оператив торышны тикшерделәр....

Район советының кече залында район башлыгы рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Составына полиция, мәгариф бүлеге, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм профилактикалау органнары хезмәткәрләре кергән комиссия әгъзалары районда наркотик һәм психотроп матдәләрнең канунсыз әйләнешен, наркотик бәйлелек динамикасын, шул исәптән яшьләр мохитендә дә, һәм профилактикалау чаралары буенча оператив торышны тикшерделәр.

- Бер-ике ел элек кенә наркотиклар һәм наркотик бәйлелек - безнең өчен ниндидер сүзбәйләнеш булып кына ишетелә иде. Бүген исә наркоманиянең мегаполислар һәм эре калалар проблемасы гына түгеллеге яхшы аңлашыла, аның масштабы киңәя, ул кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда да тарала. Наркотиклар - ул киндер генә түгел, бигрәк тә яшьләр кулланырга яраткан катнашмалы тәмәке кушылмалары да, спайслар да. Яшьләр җаваплылык дәрәҗәсен һәм азагының ни белән тәмамланасын аңламыйча, еш очракта татып карау теләге белән яналар. Кызганыч, әмма бу проблема елдан-ел кискенләшә бара, - дип белдерде, утырышны ачып, район башлыгы Камил Гилманов.

"Наркотик һәм психотроп матдәләрне куллану җәмгыять сәламәтлегенә генә түгел, криминаль тәртип формалашуга да куркынычы зур, бу шулай ук ил иминлегенә дә тискәре йогынты ясый" - дип шәрехләде үз чыгышында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча полиция бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Илназ Зәйдуллин. Ул шулай ук, наркотик матдәләр кулланучыларның арта баруы, наркотикларның таралуы күзәтелгән күрше районнардан безнең районга наркотик матдәләр, атап әйткәндә, спайслар һәм синтетик наркотиклар керү мөмкинлеге хакында да кисәтте.

Узган елның июль-август айларында безнең районда да наркотик матдәләр саклау, ташу һәм таратуга бәйле өч җинаять ачыкланды.

Россия ЭЭМның Аксубай районындагы бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев, күптән түгел банк хезмәткәреннән алынган хәбәр турында бәян итте - банкка керүчеләрнең берсе кесәсеннән ак порошок салынган кечкенә пакетны төшереп җибәрә. Видеокүзәтү камерасы ярдәмендә хатын-кызның шәхесе ачыкланган, пакеттагы порошок экспертизага җибәрелгән. Полицейскийлар, бу спайс булырга мөмкин, дип шикләнәләр.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов, ун табибнең Түбән Кама наркодиспансеры белгечләрендә укулар үтүләре һәм анализ ясар өчен кирәкле җиһазлар һәм алкометрлар кулланып, наркотик һәм алкоголь кулланучыларны ачыклау буенча тикшерүләр үткәрүләре хакында хисап тотты. Район үзәк хастаханәсенең поликлиника базасында билгеләнгән көннәрдә наркология кабинеты эшли. Узган елда район үзәк хастаханәсенә наркотик кулланган ике өлкән кеше һәм бер яшүсмер исәпкә куелган.

Химия-токсикологик экспертиза үткәрү - бүгенге көндә кискен мәсьәлә булып кала. Ул кан һәм бәвел анализлары буенча бары тик Казанда гына үткәрелә һәм өстәмә финанс средстволары таләп итә.

Утырышта хезмәт һәм ведомстволарның районның гомумбелем бирү оешмаларында профилактикалау эшләренә, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга, балигъ булмаганнарны түгәрәкләргә һәм секцияләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән тәрбияви программаларны тормышка ашыруга кагылышлы чыгышлары да тыңланды. Шулай ук җәмгыятьтә наркотиклар һәм алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән акцияләр һәм спорт чаралары үткәрү турында мәгълүмат та бәян ителде.

Гомумбелем бирү учреждениеләрендә мәктәп укучыларын наркотик матдәләр куллануга медицина булмаган планлы тестлаштырулар даими рәвештә үткәрелә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында шул рәвешле республика хисабына - ике йөз, район хисабына тагын өстәмә 250 кешене тикшерү планлаштырыла.

Утырышта наркотик кулланучыларны исәпкә кую тәртибе, химия-токсикологик экспертиза үткәрү һәм наркотикларга каршы комиссиянең 2016 елгы эш планы үтәлеше тикшерелде, агымдагы елга эш планы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев