Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Максат – тотрыклы үсеш

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Аксубайга эшлекле сәфәр кылды. Баштан ул гражданнарны кабул итте. Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова "сугыш чоры балалары"на пенсиягә өстәмәләр турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. - Бу мәсьәлә буенча күптәннән сөйләшүләр алып барылса да, алга китеш күренми, - дип белдерде ветераннар лидеры. -...

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Аксубайга эшлекле сәфәр кылды.
Баштан ул гражданнарны кабул итте. Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова "сугыш чоры балалары"на пенсиягә өстәмәләр турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте.
- Бу мәсьәлә буенча күптәннән сөйләшүләр алып барылса да, алга китеш күренми, - дип белдерде ветераннар лидеры.
- Республика "Сугыш чоры балалары турында"гы проект федераль дәрәҗәдә кабул ителсен өчен тырыша, - дип җавап бирде Эльмира Зарипова. - Бу Россиянең бөтен төбәкләре өчен бер карар кабул ителсен өчен эшләнә.
Сугыш чоры балалары категориясенә 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәрге чорда туган гражданнарны кертәләр. Шуңа өстәп, статусны алу өчен Бөек Ватан сугышы вакытында СССР территориясендә яшәү шарт.
Галина Бобкова шулай ук инвалид-балаларга кыска вакытлы яшәп тору урыны оештыру мәсьәләсе белән дә мөрәҗәгать итте.
- Хәзерге вакытта без һәр районда нәкъ менә мәгариф учреждениеләре, мәдәният йортлары яки иҗат йортлары базаларында шундый максатлы урыннар оештырырга ярдәм итәчәк "Бергә булдырабыз" проекты өстендә эшлибез, - дип белдерде министр. - Мисалга, ата-аналар мөмкинлекләре чикле ике-өч баланы алып килә ди. Алар күзәтү астында булачак, шуңа өстәп ул аларның коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен үстерергә дә ярдәм итәчәк.
Эшсезлек буенча түләүләрне арттыру турындагы мәсьәлә белән министрга яшь ана мөрәҗәгать итте.
- Түләүләр артмаячак, - дип җавап бирде Эльмира Зарипова. Ул аңа эш табырга тәкъдим итте. Ханым Мәшгульлек үзәге линиясе буенча укулар үткәнен һәм тиздән эшкә урнашачагын белдерде.
Аннары министр район башлыгы Камил Гилманов белән бергә социаль өлкәнең бөтен учреждениеләре коллективлары белән очрашты. Төп утырышлар залында социаль өлкәгә кагылышлы барлык актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Министр соңгы елларда безнең районда булган уңайлы үзгәрешләргә тукталды. Социаль билгеләнештәге яңа объектлар - универсаль спорт комплексы, балалар бакчасы, бассейн, ФАПлар сафка баса, юллар төзелә.
- Район, республика һәм илебез бер максатны - тотрыклы үсеш алуны алга куеп эшли, - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев