Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ленинның туган көнендә

Аксубайда дөнья пролетариаты юлбашчысының туган көнен билгеләп үттеләр. Ленинның тууына 147 ел тулуга багышланган традицион тантанага, Ильичның һәйкәле янында Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары, өлкән буын вәкилләре, оешмалар эшчеләре һәм ил тарихына битараф булмаганнар җыелды. Ветераннар оешмасы делегациясе һәйкәл итәгенә таҗлар куйды. Мәктәп укучылары һәйкәл янында шигъри композиция белән чыгыш ясадылар....

Аксубайда дөнья пролетариаты юлбашчысының туган көнен билгеләп үттеләр.

Ленинның тууына 147 ел тулуга багышланган традицион тантанага, Ильичның һәйкәле янында Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары, өлкән буын вәкилләре, оешмалар эшчеләре һәм ил тарихына битараф булмаганнар җыелды. Ветераннар оешмасы делегациясе һәйкәл итәгенә таҗлар куйды. Мәктәп укучылары һәйкәл янында шигъри композиция белән чыгыш ясадылар. Ә аннан соң рәсми затларның чыгышлары тыңланды.

- Владимир Ленин безнең өчен - барлык кешеләрнең дә тормышларын яхшыртырга омтылган социализм символы, - диде, тантаналы митингны ачып, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Евгений Копанев.

- Безнең буын бөек Ленинның халык өчен, барлык кешелек дөньясы өчен ниләр эшләгәнен яхшы хәтерли һәм бу уникаль шәхес турындагы якты истәлекне мәңге онытмый, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов. Владимир Ульяновның илебез һәм дөнья тарихындагы билгеләнеше хакында Мюд авыл җирлеге ветераннар оешмасы вәкилләре Леонид Лимонов һәм Анатолий Копонев та үз чыгышларында чагылдырып үттеләр.

- Үзенең кыска гына гомерендә дә Владимир Ульянов-Ленин беренче урында хезмәт кешесе торган дәүләт төзи алды, - дип ассызыклады РФ коммунистлар партиясенең Аксубай бүлеге җитәкчесе Рәмис Сәфиуллин. - Бүгенге митингта мәктәп укучыларының да катнашуы зур шатлык. Бу бөек юлбашчыны онытмаулары, хөрмәтләп искә алулары һәм Ленин эзтабарларының билгеләнеше хакында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев