Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кыенлыклар да бар

Алексеевкада чиркәү төзү Беловка авыл җирлеге өчен зур вакыйгага әверелде. - Һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм аның сыйфатын яхшырту җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп максаты булып тора, - дип саный Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. - Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен җирлек хакимияте тарафыннан барлык чаралар да күрелә....

Алексеевкада чиркәү төзү Беловка авыл җирлеге өчен зур вакыйгага әверелде.
- Һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм аның сыйфатын яхшырту җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп максаты булып тора, - дип саный Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. - Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен җирлек хакимияте тарафыннан барлык чаралар да күрелә.
Ел саен халык шимбә өмәләрендә актив катнаша. Зиратларда, йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштырыла. Җирлек территориясендә дүрт чүплек бар, шулай да кайбер кешеләр чүпне кая җитте шунда ташлыйлар. Җирлек җитәкчелеге моңа охшаш гамәлләрне ачыклый.
Җирлекнең тракторы бар, әмма техникага ягулык кирәк, аны ремонтлау да кыйммәткә төшә. Шуңа бәйле үзидарә башлыгы ремонт эшләрендә ярдәм күрсәткәннәре өчен Газиз Мәгыйзовка һәм Риназ Гамировка рәхмәт әйтте.
Юлларны кардан чистарту өчен 2018 ел референдумында кышын юлларны тәртиптә тоту мәсьәләсе дә кертелгән.
Җирлек территориясендә исәпләгечләргә тоташтырылган - 40 һәм тоташтырылмаган 20 фонарь бар. Сафтан чыккан яктырткыч җиһазларны һәрдаим алмаштырып торалар. Тагын 10 яктырткыч һәм СИП сатып алганнар. Быел аларны Сергеевка поселогында урнаштырачаклар.
Авыл җирлеге балансында дүрт суэтем башнясы бар, икесе авария хәлендә. Аларны Беловкада да, Алексеевкада да алмаштырырга кирәк. Элеккеге тариф буенча кеше башына аена 50 сум күләмендә исәпләнелгән акча электр энергиясе чыгымнарын каплый алмый. Шуңа үзидарә башлыгы яңа тариф - 100 сум җыюны расларга тәкъдим итте.
Халыкны мәдәният эшләренә җәлеп итүдә ике мәдәният йорты һәм ике авыл клубы, өч китапханә эшли. Мәдәният хезмәткәрләре ялкынлы чыгышлары белән куандыралар, бәйгеләрдә призлы урыннарны яулыйлар. Ләкин Алексеевка клубы авария хәлендә, Сергеевка клубының түбәсен, Беловка авыл мәдәният йортының тәрәзәләрен, Яңа Үзи авыл мәдәният йортының җылыту системасын, ишекләрен һәм тәрәзәләрен алмаштырырга кирәк.
Узган елда үзара салым акчасы суэтем башнялары тирәсен тотып алуга һәм Яңа Үзи, Беловка һәм Алексеевкада скважина насослары сатып алуга тотылган. Өч торак пункт өчен гидрантлар сатып алганнар, юлларга вак таш салганнар. Яктырткычлар һәм СИП сатып алганнар. Акчаны шулай ук Яңа Үзидә, Беловкада сулыкларны чистарту өчен тотканнар.
2018 елга сатып алынган яктырткычларны, гидрантларны урнаштыру, буаларны чистарту, башнялар тирәсен тотып алу, юлларга вак таш салуны дәвам итү планлаштырылган. Хуҗасыз йортларны сүтү, зират җирләрен рәсмиләштерү, скважиналарны лицензияләү, суэтем башняларына автомат җайланмалар урнаштыру да шулай ук агымдагы ел бурычлары булып тора.
Чиркәү төзүдә зур өлеш керткән депутат Григорий Калуков һәм техника ремонтлауда ярдәм күрсәткән Газиз Мәгыйзов район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев