Коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнә
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 4 процентка арта. Тарифларның мондый индексациясе халык өчен дә, юридик затлар өчен дә каралган. Федераль монополиягә каршы хезмәт тарифларны индексацияләү карарын Россиянең 2017-2019 елларга социаль-икътисади фаразына нигезләнеп кабул итте. Икътисади үсеш министрлыгының макропрогнозы халык һәм сәнәгать өчен газга тарифларны - 3,9 процентка арттыруны билгеләде, җылылык...
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 4 процентка арта.
Тарифларның мондый индексациясе халык өчен дә, юридик затлар өчен дә каралган. Федераль монополиягә каршы хезмәт тарифларны индексацияләү карарын Россиянең 2017-2019 елларга социаль-икътисади фаразына нигезләнеп кабул итте.
Икътисади үсеш министрлыгының макропрогнозы халык һәм сәнәгать өчен газга тарифларны - 3,9 процентка арттыруны билгеләде, җылылык һәм су белән тәэмин итүгә тарифлар барлык категория кулланучылар өчен дә 4 процентка үсәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев