Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Көнкүреш калдыклары өчен түләргәме әллә юкмы?

Торак-коммуналь хуҗалык системасы ничә ел гамәлдә булса, әлеге тармакка бәйле сораулар да шулкадәр күбрәк туа тора. Соңгы вакытта актуаль булган сорауларның берсе - каты көнкүреш калдыклары өчен акча җыю. Бу сорау бигрәк тә шәхси сектор өчен актуаль, чөнки күп фатирлы йортларда бу графа гомуми квитанциягә кертелгән. Ә шәхси йорт белән...

Торак-коммуналь хуҗалык системасы ничә ел гамәлдә булса, әлеге тармакка бәйле сораулар да шулкадәр күбрәк туа тора. Соңгы вакытта актуаль булган сорауларның берсе - каты көнкүреш калдыклары өчен акча җыю.

Бу сорау бигрәк тә шәхси сектор өчен актуаль, чөнки күп фатирлы йортларда бу графа гомуми квитанциягә кертелгән. Ә шәхси йорт белән торучыларның күпчелеге моңа бәйле килешү төзүдән баш тарталар һәм чүп чыгару һәм аны утильләштергән өчен түләргә теләмиләр.
Шәхси секторда чүп җыю һәм аны утильләштергән өчен акча түләүгә килешү төзергә, чүп-чар өчен түләргә яки түләмәскә мөмкинме? Бу хакта без Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев белән әңгәмә корабыз.
- Эдуард Рөстәм улы, шәхси секторда яшәүчеләр килешү төзүдән баш тарту теләкләрен бары тик шуның белән генә аклый алалар - аларның көнкүреш калдыклары башка юл белән утильләшә һәм алар утильләштерү тартмаларыннан файдаланмыйлар, яки бик аз күләмдә генә кулланалар. Килешү төзүне күпләр - үтә шәхси эш, ул бары тик ирекле рәвештә генә төзелә һәм таләп булмаган хезмәтләр өчен көчләп түләттерү урынсыз дип саныйлар.
- Канун моның киресен бәян итә. "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында"гы Федераль канун гамәлдә һәм аңа нигезләнеп каты коммуналь калдыкларны җыю, транспортлаштыру һәм алга таба эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү эшләрен әлеге юнәлештә эшләүче төбәк операторлары тәэмин итәргә тиеш, икенче төрле әйткәндә - һәр территориягә җаваплы оешмалар беркетелгән. Бу оешма калдыкларны җыю пунктларын урнаштырып кына калмыйча, халыкка аларның урнашу урыннары турында да җиткерергә тиеш. Шул ук канунга нигезләнеп, каты көнкүреш калдыклары ияләре каты көнкүреш калдыкларын җыюга кагылышлы хезмәт күрсәтүгә төбәк операторлары белән килешү төзергә тиешләр.
- Канунда "килешү төзиләр" дигән сүзләр бар - бу хокукмы әллә бурычмы?
- Көнкүреш калдыклары белән эш итү турындагы Канундагы үзгәрешләр Россия Федерациясе Торак кодексындагы үзгәрешләр белән бер үк вакытта кабул ителгән. Кодекс маддәсенең 5 өлешенә нигезләнеп, шәхси йорт хуҗасы көнкүреш калдыкларын чыгаруга, утильләштерүгә төбәк операторлары белән килешү төзергә бурычлы. Шуңа бәйле түләргәме әллә юкмы дигән сорау бөтенләй урынсыз, Канун нигезендә килешү төзү һәм билгеләнгән тариф буенча түләү барысы өчен дә шарт булып тора. Сүз уңаеннан, күпләр чүпне яндырабыз яки күмәбез, дип бу мәсьәләдән читләшергә тырышалар - бу әйләнә-тирә мохитне пычрату булып санала һәм аның өчен җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев