Кисәтеп тормыйлар
Шул көннәрдә район административ комиссиясенең утырышы булып үтте. Экологияне бозуга кагылышлы 6 материал каралды. Беркетмәләр, нигездә, ,өй алды территориясендәге чүп-чар һәм төзелеш материаллары өчен төзелгән. Шулай ук икенче тапкыр кагыйдә бозуга бәйле эш тә тикшерелде. Бу юлы утырышка Беловка, Мюд һәм Сөнчәле җирлекләре кешеләре чакырылды. - Кешеләр үзләрен ничек кенә...
Шул көннәрдә район административ комиссиясенең утырышы булып үтте.
Экологияне бозуга кагылышлы 6 материал каралды. Беркетмәләр, нигездә, ,өй алды территориясендәге чүп-чар һәм төзелеш материаллары өчен төзелгән. Шулай ук икенче тапкыр кагыйдә бозуга бәйле эш тә тикшерелде. Бу юлы утырышка Беловка, Мюд һәм Сөнчәле җирлекләре кешеләре чакырылды.
- Кешеләр үзләрен ничек кенә акларга тырышсалар да, төзекләндерү кагыйдәләре барысына да кагыла, - дип ассызыклады административ комиссиянең баш белгече Андрей Тимирясов. - Комиссия кисәтү ясап тормый. Кагыйдә бозу факты бар икән - тиешле беркетмә төзелә. Матди җаваплылык - экология-санитария кагыйдәләрен үтәүдә иң йогынтылы нәтиҗә.
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган яки үтәмәгән өчен салынган штрафлар физик затлар өчен - 2 меңнән 3,5 мең сумга, юридик затлар өчен 15 мең сумнан алып һәм күбрәк тәшкил итә. Бу маддәләргә бәйле кисәтүләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев