Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Казанлылар канәгать калды

ТР башкаласы агросәнәгать паркы территориясендәге 16 мәйданның берсендә безнең районнан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ярминкә көне узды. Кала халкы экологик чиста районда үстерелгән продукцияне теләп сатып алды. Авыл җирлекләре сала кешеләренең бакчаларында һәм шәхси хуҗалыкларда үстерелгән бөтен продукцияне дә ярминкәгә алып килгәннәр. Шәхси эшмәкәрләр, май заводы, районның шәхси кампанияләре...

ТР башкаласы агросәнәгать паркы территориясендәге 16 мәйданның берсендә безнең районнан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ярминкә көне узды.
Кала халкы экологик чиста районда үстерелгән продукцияне теләп сатып алды. Авыл җирлекләре сала кешеләренең бакчаларында һәм шәхси хуҗалыкларда үстерелгән бөтен продукцияне дә ярминкәгә алып килгәннәр. Шәхси эшмәкәрләр, май заводы, районның шәхси кампанияләре ит, сөт һәм ит продуктлары, кондитер әйберләре белән сату иттеләр. Район агрофирмалары казанлыларга бөртек, ит һәм башка продуктлар тәкъдим иттеләр. Казанлылар продуктларның сыйфаты һәм аларның бәясе белән канәгать калдылар. Аксубай районы вәкилләре товар сатудан 2 миллион сумнан артык табыш алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев