Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Касса аппаратлары турында

Акчалата һәм (яки) электрон чаралар кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасы интернет челтәренә тоташкан булырга тиеш. Бу хактагы үзгәрешләр Федераль канунга 2017 елның 3 июлендә кертелде. Шуның белән бергә контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә этаплап күчү каралган. Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов аңлатма биреп үткәнчә, иске кагыйдәләр агымдагы елның 1...

Акчалата һәм (яки) электрон чаралар кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасы интернет челтәренә тоташкан булырга тиеш.
Бу хактагы үзгәрешләр Федераль канунга 2017 елның 3 июлендә кертелде. Шуның белән бергә контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә этаплап күчү каралган.
Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов аңлатма биреп үткәнчә, иске кагыйдәләр агымдагы елның 1 июленнән гамәлдән чыкты һәм (алынган табышка, патентка, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче предприятиеләргә бердәм салым түләүчеләрдән тыш), моңа кадәр интернет челтәренә тоташкан касса аппаратлары белән эшләүчеләрнең барысы да кассалар белән эшләүгә күчәргә тиеш, ә 2018 елның июленнән - салым салу системасына бәйсез рәвештә барлык предприятиеләр дә.
Алкоголь продукциясен ваклап сатуны һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә исерткеч эчемлекләрне ваклап сатуны гамәлгә ашырган предприятиеләр өчен мондый бурыч агымдагы елның 31 мартыннан йөкләнгән.
- Югарыда телгә алынган кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык РФнең административ хокук бозулар турындагы Кодексы маддәсендә каралган (билгеләнгән мәгълүматлар булмаган килеш товар сату, эш башкару яки хезмәт күрсәтү яки федераль канунда билгеләнгән очракларда контроль-касса техникасын кулланмау) кагыйдә бозучыларны административ штраф салу (10 мең сумнан да ким булмаган күләмдә), эшчәнлекне туктату (90 тәүлеккә кадәр) һәм шулай ук квалификациясез калдыру (2 елга кадәр) каралган, - дип ассызыклады Ленар Яфизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев