Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Иҗтимаги киңлекләр өчен тавыш бирегез

14 марттан "Уңайлы шәһәр мохите" өстенлекле проект кысаларында 2019-2022 елларга төзекләндерү өчен территорияләрне сайлап алуга онлайн тавыш бирү башланды. Сорау алу 2019 елда Татарстан Республикасының Иҗтимаги киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзекләндереләчәк иҗтимаги киңлекләрне - паркларны, скверларны, мәйданчыкларны, яр буйларын, урамнарны һәм башка территорияләрне сайлау өчен оештырылган. Респондентларга якын 4 елда...

14 марттан "Уңайлы шәһәр мохите" өстенлекле проект кысаларында 2019-2022 елларга төзекләндерү өчен территорияләрне сайлап алуга онлайн тавыш бирү башланды.
Сорау алу 2019 елда Татарстан Республикасының Иҗтимаги киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзекләндереләчәк иҗтимаги киңлекләрне - паркларны, скверларны, мәйданчыкларны, яр буйларын, урамнарны һәм башка территорияләрне сайлау өчен оештырылган. Респондентларга якын 4 елда төзекләндерү таләп ителгән иҗтимаги киңлекләрнең исемлекләре тәкъдим ителгән. Алар тәкъдим ителгән территорияләр арасыннан күпкә өстен булган урыннарны сайлап ала һәм шулай ук үз вариантларын күрсәтә алалар. Тавыш бирү 20 майда тәмамлана. Тавыш бирү төгәлләнгәннән соң, Татарстан кешеләренең нинди территорияләрне иң өстенлекле дип санаулары билгеле булачак - алар 2019 елда төзекләндереләчәк объектлар исемлегенә кертеләчәк. 20 июньдә онлайн тавыш бирүләргә йомгак ясалачак - калган иҗтимаги киңлекләр шулай ук кешеләр үзләре билгеләгән рейтинг буенча 2020-2022 елларга бүленәчәк.
Бу чарада катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләү шарт булып тора:
1.Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru теркәлергә яки гамәлдә булган шәхси кабинетка керергә. Теркәлү 1 минут вакытны ала.
2.Порталның беренче битендә "Татарстан Республикасы кешеләрен сораштыру" баннеры буенча күчәргә.
3.Үзегез яшәгән муниципаль районны табырга. Сезнең фикерегез буенча беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле территорияне сайларга. Үз вариантыгызны тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар.
4.Сораштыру үткәннән соң сез район буенча агымдагы рейтингны күрәсез. Мәгълүмат процентларда чагылачак. Нәтиҗәләрне карау бары тик тавыш биргәннән соң гына мөмкин.
Ютуб каналында өйрәтү видеосы сылтамасы. Мәгълүмати-күрсәтмәле материалга сылтама: aksubayevo.tatarstan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев