Иске Савруш авылына кергән юлда елга аша чыгу юлы төзелә.
Бу үзенә күрә "тормыш юлы" - күпер авылны олы юл белән тоташтырачак.
Берничә еллар дәвамында Саврушка елгасы аша җимерек күпер авыл халкы өчен беренчел проблема булып торды. Авыл кешеләре һәм авыл җирлеге башлыгы район башлыгына һәм хәтта депутатларга бер генә...
Иске Савруш авылына кергән юлда елга аша чыгу юлы төзелә.
Бу үзенә күрә "тормыш юлы" - күпер авылны олы юл белән тоташтырачак.
Берничә еллар дәвамында Саврушка елгасы аша җимерек күпер авыл халкы өчен беренчел проблема булып торды. Авыл кешеләре һәм авыл җирлеге башлыгы район башлыгына һәм хәтта депутатларга бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәделәр.
Район җитәкчелеге моның өчен ниһаять акча табуга иреште һәм суүткәргеч торбаны һәм елга аша күперне гражданнар мөрәҗәгате белән автомобиль юллары торышын яхшырту программасына кертүгә иреште.
Күпергә капиталь ремонт ясау тулы көченә бара. Авыл халкы күпер салуны күзәтеп тора.
- Без күпме еллар күпердән чыгарга куркып яшәдек, көзен һәм язын авылның дөньядан аерылуын әйтеп тә торасы юк, - дип сөйли бу авылда яшәүче Зоя Федоровна. - Төзелеш эшләре башлануга һәм ул тәмамлану белән теләсә нинди һава торышында да авылдан чыга һәм керә алачагыбызга шатланып туя алмыйбыз.
Нет комментариев